Ютазы районнары ветераннарына тиеш әле бик язлар һәм назлар
Районда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре бу көннәрдә якынлашып килүче 9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан ихлас котлаулар һәм бүләкләр кабул итәләр.
Район муниципаль хезмәтләре җитәкчеләре - район аппараты җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова, башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Зилә Айтыкина, аның урынбасары Джанна Волкова, территориаль үсеш бүлеге начальнигы Елена Абдуллина, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы начальнигы Зөлфия Гыйбадуллина сугыш һәм хезмәт ветераннарына бәйрәм күчтәнәчләре өләште. Быел республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Рөстәм Нуриевтан 155 кеше - дәһшәтле елларның тере шаһитлары азык-төлек җыелмалары кабул итеп алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев