Ютазы районы авылларында бәйрәм митинглары уза
Бүген менә инде 72 тапкыр Акбаш авылы һәйкәле каршына сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен зурларга, хөрмәтләргә дип җыелдылар.
Иртә таңнан мәктәп укучылар һәм укытучыларыннан торган коллектив авылдан сугышта катнашкан бабаларының фотоларын тотып, "Үлемсез полк" белән авыл әйләнделәр. Соңыннан, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, килгән кунаклар, балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары - барысы да һәйкәл янына җыелды.
- Быел без 72 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәм көннәрендә без сугышлардан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, алар өчен дога кылабыз, - дип килгән кунакларны сәламләде Акбаш авылы җирлеге башлыгы Илгиз Миннеханов.
-Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан да онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз, дип авылдашларын сәламләде "Ютазы таңы" район газетасының баш мөхәррире Лилия Гәрәева.
Сүз мәктәп укучыларына бирелде. Алар да өлкән буынга рәхмәт сүзләре җиткерде, үзләренең иң матур шигырьләрен, җырларын җырладылар. Ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен шул авыр елларга алып кайттылар. Бәйрәм мәдәният йортында дәвам итте. Сәхнәгә иң беренчеләрдән булып чыккан Акбаш авылы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре әби-бабалары өчен үзләренең дәртле җырларын башкарып аларны елмаерга мәҗбүр итте. Мул өстәлләр артында ветераннарга багышлап җырлар җырланды, дәртле биләр башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев