Ютазы районы авылларында чүп контейнерлары урнаштырылачак
Район авыл җирлекләрендә чүп контейнерлары урнаштыра башладылар.
Авыл җирлекләре тарафыннан тулаем алганда, 300дән артык контейнер сатып алынган, алар якын көннәрдә куелачак. Әлеге карар нигезендә "Экосистемы" компаниясенең үз акчасын һәм вакытын сарыф итүгә сакчыл мөнәсәбәте ята. Икенчедән, авылларда чүп җыюга "контейнерлы мөнәсәбәт" торак пунктларда чүп чыгарган өчен тарифлар артуына юл куймас өчен күрсәтелә. Чүп җыю машинасының барлык авыл урамнарын урап йөрүе - чыгымлы гамәл. Чүп чыгару авыл халкының гаилә бюджетына сукмасын өчен, ә яңа елдан чүп чыгарган өчен тариф бер кешедән 32 сумнан артык тәшкил итә, чүп чыгару буенча предприятие үзенең шартларын куярга мәҗбүр. Эшен болай оештыру предприятиенең тулаем мобильлегенә, оперативлыгына булышлык итә.
- Җирлек башлыкларының контейнерлар урнаштырулары авыл халкының үзенең мәнфәгатьләрен исәпкә алып башкарыла, - дип билгеләп үтте "Экосистемы" ҖЧҖ начальнигы Марат Әфләтунов. - Контейнерларны уңайлылык өчен берничә мәйданчыкка кую күздә тотыла.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, авылларда инде контейнер мәйданчыклары өчен участоклар билгеләнгән һәм бүгенге көндә аларны урнаштыру буенча эш алып барыла. Әйтик, Әбсәләм җирлегендә 20 контейнер урнаштырылган, Димтамак авыл җирлегендә (алты авылда) 19 мәйданчыкта 36 контейнер кую планлаштырыла, Акбашта - 7 мәйданчыкта 14 контейнер, Бәйрәкә авыл җирлегендә - 19 мәйданчыкта 54 контейнер, Кәрәкәшле авыл җирлегендә - 20 контейнер, Иске Каразирек авыл җирлегендә (ике авылда) - 5 мәйданчыкта 25 контейнер, Ташкичү авыл җирлегендә (ике авыл) - 8 мәйданчыкта 16 контейнер), Ютазыда (3 торак пункт) - 26 мәйданчыкта 72 контейнер, Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә - 26 контейнер һәм Урыссу авыл җирлегендә (3 авылда) - 17 мәйданчыкта 38 контейнер.
Урыссу бистәсенә килгәндә, чүп чыгару машинасы эше элекке схема буенча тормышка ашырылачак. Әфләтунов ассызыклаывынча, кайбер урыссулыларның үзаңы үсүен телисе килә, кызганыч, кайберәүләр нинди булганнар - шундый килеш калды... Муса Җәлил урамы, 6, Горький урамы, 1 һәм 3, Болын урамы, 29, Урыссу урамы, 17 һәм 24 йортларда һәм башка адреслар буенча күп фатирларда яшәүчеләрнең гармонияле үсеше турында сөйләргә туры килми. Биредә элеккечә чүп тутырылган капчыкларны, чүп чыгару машинасын көтеп алмыйча, урамда калдыруны намуссызлык дип санамыйлар. Шәхси секторда яшәүчеләр бу җәһәттән намуслырак, дип билгели Әфләтунов. Авыл халкының да яңалык кертүгә уңай мөнәсәбәттә булуларына өметләнәсе кала. Аерым алганда, чүп контейнерларын билгеләнешләре буенча гына файдалансыннар, аларны каты көнкүреш калдыклары белән генә тутырсыннар иде. Контейнерларга төрле үсемлек - чүп үләннәре, агач һәм куак ботаклары, шулай ук тирес һәм сыекча салу тыела. Контейнерлар янында иске җиһаз, төрле төзелеш чүп-чары да калдырырга ярамый. Һәм тагын. Каты көнкүреш калдыклары полигонында чүпне күмгәндә, безнең очракта - Әбсәләм авылы янында, төп басым туфрак һәм җир асты сулары пычрану белән көрәшкә ясала. Замана калдыкларының - пластик сыемнарның, шешәләрнең, кечкенә әрҗәләрнең, тартмаларның "яшәү" срогы шактый зур. Хәзерге вакытта төрү материалы да кәгазь төргәк түгел, ә ачык төсләрдәге бизәкле пластика. Әлеге матурлык тулысынча җирдә таркалсын өчен бер генә дистә ел таләп ителми. Шуңа күрә безнең һәрберебездән үз чүбебезгә аек мөнәсәбәттә булу зарур. Аны сортларга аерудан чирканып торырга кирәкми, органикага мөнәсәбәтле чүпне - ризык, кәгазь калдыкларын үз участогыңда ашлама ясау да начар булмас... Ул вакытта безнең районда чүп темасы экологик проблемага әверелмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев