Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Ютазы районы башкорт нефтьчеләре белән килешү төзеде

Бүген, 7 апрельдә, Ютазы муниципаль районы һәм "Башнефть" акционерлык нефть компаниясе белән үзары файдалы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Килешүгә ярашлы, "Башнефть" АНК агымдагы елда районга 2,5 миллион сумлык финанс ярдәме күрсәтергә йөкләмә алды. Документка район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм "Башнефть-Добыча" ҖЧҖ генераль директоры Владимир Ильясов кул куйды.

- Мин якларның мондый юнәлештә хезмәттәшлек итүләренә бик шатмын, - дип ассызыклады район башлыгы. - Үз вакытында "Башнефть" Урыссу бистәсендә урау юл төзүдә финанс ярдәме күрсәтте. Быел бирелгән акчаны без районның 25 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнгәндә - аерым алганда, район турында китапны яңадан чыгарганда, тынлы оркестр өчен инструментлар сатып алганда, заманча күчмә сәхнә һәм башкаларны булдырганда файдаланачакбыз.

Үз чиратында "Башнефть-Добыча" генераль директоры Владимир Ильясов төбәкләрне үстерүдә финанс яктан катнашу акционерлык нефть компаниясенең күптән инде яхшы традициясенә әверелүен ассызыклады.

- Социаль килешү - бу аралашуның башка дәрәҗәсе, татарстанлыларның "Башнефть" компаниясе бизнесына игътибары билгесе һәм мондый партнерлык мөнәсәбәтләре артында компаниянең һәм тулаем Татарстан Республикасының конструктив хезмәттәшлеге ята.

Ике яклы килешүне рәсми яктан ныгытканнан соң, килгән делегация район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында булды, анда район спортчыларының - боксчыларның, самбочыларның,футболчыларның һәм йөзүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары узды.

Шуны исегезгә төшерәбез, "Башнефть" компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә 1947 елдан нефть чыгара: Ютазы һәм Баулы районнарында Туймазы чыганагының көнбатыш өлеше - Алекандровский мәйданы урнашкан, анда үз эшчәнлеген "Туймазынефть" нефть-газ табу идарәсе тормышка ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев