Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Ютазы районы халкы ил язмышын хәл итүдә катнаша

Республика районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары үз эшен дәвам итә. Узган атнада ул Иске Урыссу, Кече Урыссу һәм Бәйрәкә авылларында эшләде.

Авылларда яшәүчеләр эчәргә яраклы су кытлыгын, торак пунктлар эчендәге юлларга күбрәк игътибар бирү гозерен җиткерде. Халык дәүләтнең мәдәният йортлары, мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенә дә йөз белән борылуын теләде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре аренда шартларында торак төзү программасы кабул ителүен хуп күрде. "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктларына шимбә көнне мөрәҗәгать итүчеләр, шулай ук, тулай торакларда яшәүче студентларга уңайлы шартлар тудыруны, туендыручысын югалту буенча билгеләнә торган пенсияләр күләмен арттыруны, автоиминиятләү мәсьәләсен тәртипкә салуны үтенделәр. Бу көнне республика һәм район тормышына хас башка төрле наказлар да яңгырады.

Вагыйга урыннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев