Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районы халкы – шимбә өмәсендә

Шимбә өмәсенә чыгу вакытын иртәнге 8 сәгатьтә дип куйсалар да, "Электросоединитель" заводының кызгылт-сары жилетларын киеп алган эшчеләре эшкә керешкәндә, сәгать җиде тулган иде микән?!

Кичә алар кырып, себереп, җыелган пычракны түгеп, агач һәм бордюрларны аклап чыгып, Урыссу бистәсенең төп урамнарының берсе булган Ленин урамын ял иттереп җыештырып чыккан булса, бүген заводлылар Пушкин урамында мәшгуль булды. Урыссу мәктәпләре укучылары, үзәк хастаханә коллективы үз территорияләрендә эшләде. Урыссу ГРЭСы, химзавод эшчеләре, почта элемтәсе, район мәдәният бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханә, Саклык банкы хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияләрне язгы пычрактан азат итте. Районның бюджет оешмалары эшчеләре, шул исәптән минем хезмәттәшләрем Урыссу урамында тәртип урнаштырса, район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендәге хакимият чиновниклары, төрле хезмәт вәкилләре, шул исәптән балалар бакчаларының педагогик коллективлары - хезмәт десанты кичәле-бүгенле Жуков урамын, Ютазы тыкрыгын тазартты. Озак еллар дәвамында көрәк күрмәгән тротуарлар ачылып калды, юл буйларыннан шактый чуп-чар полигонга озатылды. Ә инде тере учак өстендәге күчмә казанда пешкән карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән сыйланып алган өмәчеләр өр-яңа көч белән эшкә тотынды. Урыссулыларны тәмле төшке аш белән Урыссуның 3 санлы балалар бакчасы ашчылары сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев