Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Ютазы районы механизаторлары туфрак эшкәртүдә осталыкларын чарлады

Бүген "Игенче" җәмгыяте җирендә җирбагарлар бәйгесе узды. Авыл хуҗалыгы формированиеләреннән килгән механизаторларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ренат Вәдигуллин сәламләде һәм аларга җиңел булмаган эшләрендә уңышлар теләде. Бәйгенең баш хөкемдары Азат Мәхмүтов кулында старт биреп шартлаган мылтык тавышын тракторлар гөрелтесе күмеп китте. Кап-кара итеп сызылып калган беренче буразналар...

Бүген "Игенче" җәмгыяте җирендә җирбагарлар бәйгесе узды. Авыл хуҗалыгы формированиеләреннән килгән механизаторларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ренат Вәдигуллин сәламләде һәм аларга җиңел булмаган эшләрендә уңышлар теләде.

Бәйгенең баш хөкемдары Азат Мәхмүтов кулында старт биреп шартлаган мылтык тавышын тракторлар гөрелтесе күмеп китте. Кап-кара итеп сызылып калган беренче буразналар бәясе хөкемдарларның беркетмәсенә билге булып ятты. Кем соң ул оста итеп җирне багучы, ил-көнебезне икмәк белән баетучы? Бәйгенең кызыклы мизгелләре һәм җиңүчеләре турында гәҗитнең киләсе атна санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев