Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Ютазы районы ветераннарында яшәү дәрте ташып тора

Бүген район мәдәният йортында район сугыш һәм хезмәт ветераннары советының отчет-сайлау конференциясе узды.

Соңгы биш ел эчендә район ветераннар советы эшчәнлеге, аның уңышлары һәм проблемалары турында төп доклад белән чыккан ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова чыгышын әлеге иҗтимагый оешманың төрле юнәлешләрдә эш алып баруын, күпкырлы актив тормыш белән яшәвен слайдлардан торган фильм тагын да тулыландырды. Өлкән буын кешеләренең йөрәкләре белән яшь, туган һәр якты таң белән илһамланып яшәвен фойеда оештырылган кул эшләре күргәзмәсе дә сөйләде. Конференция кунагы, район башлыгы Рөстәм Нуриев та ветераннар белән даими оештырыла торган очрашулардан яңа идеялар туплавын яшереп калмады. Чарада район ветераннар советы рәисе сайланды. Әлбәттә, тынгысыз, җаваплы бу вазифаны инде ветераннар советы белән 15 ел дәвамында рәислек итүче Зоя Глушковадан тыш, тагын кем җиренә җиткереп үти ала икән? Район ветераннар советы форумы бертавыштан аны үз җитәкчесе итеп сайлады. Ахырда иҗтимагый советның иң актив ветераннары бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев