Ютазы районында 1 апрельдән санитар-экологик өмәләр башлана
Торак пунктларны санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү максатларында 1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар-экологик ике айлык игълан ителде.
Ике айлык планнарында - урамнарны һәм йорт яны территорияләрен санитар чистарту, газоннарны әзерләү, агач үсентеләре утырту, урманнарны, урман посадкаларын һәм юл буйларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, зират территорияләрен чүп-чардан арындыру, карт агачларны кисү, юллардагы һәм тротуарлардагы чокыр-чакырларны ремонтлау һәм асфальтлау, рөхсәт ителмәгән чүплекләрне юк итү һәм башка эшләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев