Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районында Республика герчеләре көч сынашты

Узган шимбә, 24 октябрьдә, Ютазы районы гер спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионатында катнашучыларны сәламләде.

"Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында Арча, Зәй, Чистай, Азнакай районнанры, Казан, Әлмәт шәһәрләре спортчылары көч сынашты. Безнең районнан чемпионатта тренерлар Роберт Вафауллин һәм Рафаэль Зәбиров тәрбияләнүчеләре катнашты. Менә алар, көчле, киң җилкәле спортчылар спорт маршы астында спорт залы буйлап уза. Парад белән республика категориясендәге хөкемдар, СССРның спорт мастеры Владимир Долгов командалык итә. Чемпионатта катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, гер спорты безнең районда лидерлык позицияләрен тотуын - әлеге спорт төре популярлык белән файдалануын, районыбыз спортчылары республика һәм халыкара дәрәҗәдә ярышларда күп тапкыр җиңүчеләр һәм призерлар булуын билгеләп узды. Ярышлар башлану алдыннан Подовалов шулай ук тиздән армия хезмәтенә китәчәк район герчеләре Айрат Абдуллинга һәм Рузил Вәлиевка рәхмәт хатлары тапшырды.

- Бүген һәрбер спортчыга уңыш елмайсын, җиңү иң көчлеләр ягында булсын, - дип теләде ТР гер спорты федерациясенең башкаручы директоры, ярышларның баш хөкемдары Рөстәм Таһиров.

Ярышта катнашучыларга җылы теләкләр белән танылган җырчы, ТРның гер спорты федерациясе президенты Салават Фәтхетдинов та мөрәҗәгать итте. Безнең район спортчылары бу юлы да сынатмадылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча ир-егетләр арасында беренче урынны Руслан Зәбиров яулады, икенче - Владислав Железняков, өченче урыннарны үзара Ринат Усманов һәм Илдар Арсланов бүлеште. Яшүсмерләр арасында алтын медальгә Рәмис Биктимеров һәм Айрат Абдуллин лаек булды, Рузил Вәлиев һәм Эрнест Хәләпов бронза призерлары булды. Әлеге спорт төре ветераннары арасында алтын медальне Альберт Вафауллин яулады. Команда эстафетасында Ютазы районы герчеләре мактаулы икенче урынны алды. Ә инде кызлар арасында беренче урынны яулаган Алия Ягъфәрова әлеге "авыр" спорт төренә җиңеллек һәм аерым нәфислек өстәде. Ул герне югарыга таба уйнап күтәрә һәм 24 килограммлы авыр тимер кыз кулында мамык кына сыман булып күренде. Сокланып карап торырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев