Ютазы районында - республиканың Премьер-министры Алексей Песошин
Бүген Ютазы районына республиканың күптән түгел билгеләнгән Премьер-министры Алексей Песошин килде.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгат Таһирҗанов озатуында Ютазы районы кырлары өстеннән очып узды. Бәйрәкә авыл җирлеге территориясендә район агропредприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашкан башкала кунаклары Ютазы районында язгы кыр эшләре барышыннан бик канәгать калуларын белдерделәр.
Премьер-министр Алексей Песошинның эш визиты Урыссу химия заводында дәвам итте. Ул сәнгать предприятиесенең алда торган ягу сезонына хәзерлеге - котельный төзелеше белән якыннан танышты. Химзаводның генераль директоры Николай Лукин ягу сезонына әзерлекне тулаем үз хисапларына алып баруларын һәм җәй уртасында эшне тәмамлауны күздә тотуларын хәбәр итте.
Кунаклар Урыссуның 4 санлы балалар бакчасында шулай ук алда торган ягу сезонына хәзерлек барышын, асылда, санузель бүлмәсендә урнаштырылган бойлерлар эшләвен һәм территориядә мини-казан куелышын күзәтте.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев республика Хөкүмәте вәкилләрен Урыссу бистәсендә күп фатирлы йортларны автоном җылыту системасына тоташтыру барышы турында кыскача таныштырып узды. Ахырда республика һәм район җитәкчелеге күптән түгел эшен туктаткан Урыссу ГРЭСы хезмәтчәннәрен эш белән тәэмин итү турында киңәшмәгә җыелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев