Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районының халкы горур уңганнары белән

Тургай җырларына үзләренең фидакарь хезмәтләрен кушкан механизаторлар, кояштан да иртәрәк торып, фермаларга ашыгучы терлекчеләр, эшне җиренә җиткереп оештыручы белгечләр, авыл хуҗалыгында баручы сәясәтне алдан тоемлап, җитештерүчәнлекне дөрес юлдан алып бара белүче җитәкчеләр... Менә шушы кешеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бүген авыл хуҗалыгы яши һәм үсә.

АгроМир" җәмгыяте җирбагары Рамил Касыймовның исеме бүген кемгә генә билгеле түгел икән?! Ул удар хезмәте белән туган авылы чикләрендә, район күләмендә шөхрәт казанган авыл эшчәне. Бәйрәкә авылында аның тырыш кулы тимәгән берәр кыр-басу калды микән?! 2004 елда ук хезмәт коллективы ышанып тапшырган Джон-Дир тракторында ул быел 1416 гектарда дисклау уздыра, 1385 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары чәчә, 1578 гектарда шытымнарны тукландыра. "Роса" үзйөрешле сиптергеч руле артына күчеп утырган Рамил, үзе чәчкән иген кырларын саклап, бүген корткычларга каршы көрәш алып бара.

"Уңыш" җәмгыяте терлекчесе Резедә Ильина бүген яшь бозаулар тәрбияли. Тәүлегенә аларның һәркайсын уртача 710 граммга үстерә алучы терлекче, үз группасындагы бозауларның үлеменә дә юл куймый. Мондый яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләүдә Резедәгә аның хезмәт сөючәнлеге, үзенә ышанып тапшырган вазифаны намус белән башкаруы ярдәм итә, дип бәяләде үз хезмәтчәнен җәмгыять җитәкчелеге.

"Вафауллин" фермер хуҗалыгы механизаторы Ринат Гыйлаҗетдинов егерме елга якын туган җирендә эшли. Элекке елларда "Нью-Холланд" тракторында туфрак эшкәрткән тәҗрибәле җирбагар былтыр 300 гектарда көзге чәчү уздырса, хезмәт коллективы быел аңа язгы чәчү кампаниясен дә ышанып тапшыра. Ринат сезон башыннан 1145 эталон гектарда эш башкара. Бүген пар җирләрен эшкәртүче механизатор, санаулы көннәрдән соң башланачак терлек азыгы хәзерләү чорында "Полесье" комбайнында эшләячәк.

"Кәрәкәшле" җәмгыяте савымчысы Резедә Нәгыймова инде менә сигез ел үзенең сөтлебикәләре янына ашыга. Ару-талу белмәс терлекче бүген 50 баш сыерга хезмәт күрсәтә. Узган елның октябрь аеннан алып агымдагы елның апрель аена кадәр ул 754 центнер продукция җитештереп, җәмгыять хезмәтчәннәре арасында алгы сафлардан атлый.

"Нәбиуллин" фермер хуҗалыгында шактый еллар җирләрне сукалап, чәчүче игенче Раушан Шәрәфиев, мөгаен, эшләү көчен, яшәү ямен матур табигать кочагына сыенып утырган иркен иген кырларында табадыр. Һәр язны зарыгып көтеп алучы җирбагар, нинди генә эшкә алынмасын - дым каплату, җылы туфрак куенына бөртек салу, әллә инде чәчүлекләргә өстәмә сый бирүме - һәрберсен җиренә җиткереп үти. Әле күптән түгел генә соңгы аккордлары тынган язгы кыр эшләре чорында ул 371 эталон гектарда эш башкара.

"Таң" җәмгыяте малбагары Таһир Хәмидуллин авыл хуҗалыгы тармагында 34 ел хезмәт куя. Бүген ул 51 баш мөгезле эре терлек симертә. Фидакарь терлекче аларның һәрберсеннән тәүлегенә 610 грамм артым алып, агымдагы елның биш ае эчендә 66 центнер ит җитештерә.

Тукай исемендәге җәмгыять механизаторы Миннур Зарипов кырчылык тармагында 35 ел эшләү дәверендә нинди генә сынаулар белән үрелеп килгән язларны каршы алмаган да, алтын көзләрне тарих битенә озатмаган икән?! Быел Т-150К тракторында унҗиденче сезон эшләүче җирбагар 885 гектарда чәчү уздырып, 239 эталон гектарда эш башкара. "Ул иярләгән трактор бер генә мизгелгә дә туктап тормый кебек тоела. Бер карасаң, ул пар җирен эшкәртә, икенче караганда, терлекләргә яшел масса ташый. Менә шундый булдыклы эшчеләребез аркасында безнең хуҗалык тотрыклы үсеш юлында", - дип горурлык хисе белән хәбәр итте җәмгыятьнең баш хисапчысы Мөслимә Сәетова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев