Ютазы районының юл хезмәтчәннәре табигать көчләре алдында югалып калмады
Шимбә көнне, 19 мартта яуган кар көтелгәннән дә артык күләмдә булып, табигать көчләре белән исәпләшергә мәҗбүр итте.
Кар катламы калынлыгы тәүлектән дә ким вакыт эчендә бер метрга диярлек җитте. Явым-төшемнең рекордлы күләме автомобиль йөртүчеләргә күп уңайсызлыклар тудырды. Әмма юлларны тиешле дәрәҗәдә тотуда махсуслашкан төзекләндерү буенча предприятие эшчеләренә мактау сүзләре әйтәсе килә. Алар оператив һәм көйле эшләде. "Төзекләндерү" МУП директоры Илдус Маслахов хәбәр итүенчә, региональ юлларда әйләндергечле өч КамАЗ, ике грейдер эшләгән. Урыссу бистәсендә юллар вакытында чистартылган: биредә грейдер, ике әйләндергечле МТЗ тракторы һәм бер мини-трактор файдаланганнар. Бүген район үзәгеннән, беренче чиратта үзәк урамнардан кар чыгару буенча эшләр башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев