Ютазы уңганнары алдынгылар слетында очрашты
Кичә район мәдәният йортында хезмәт алдынгылары слеты узды.
Сәхнәгә агымдагы елның узган тугыз аенда югары нәтиҗәләргә ирешкән агросәнәгагать җитәкчеләре, фермерлар, белгечләр, игенчеләр һәм терлекчеләр, сәнәгать предприятиеләре эшчеләре арасында узган һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләре, хезмәт династияләре күтәрелде. Башкалабыз Казаннан килгән Татарстан Республикасының атказанган артисты Лилия Муллагалиева, күрше Башкортстанның бию колллективлары һәм, әлбәттә инде, үзебезнең артистлар онытылмаслык кичә бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев