Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазыда сәләтле балаларга яңа ел тамашасы күрсәттеләр

Укуда һәм спортта талантлы булып кына калмагыз, шул сәләтләрегезне туган җирегезне, үскән илегезне тагын да үстерү һәм камилләштерү өчен сарыф итегез.

Менә шундый изге теләк белән мөрәҗәгать итте районның беренче шәхесе Рөстәм Нуриев район башлыгы чыршысына җыелган укучыларга.

- Акыллы һәм зирәк балаларыбызны ел саен менә шундый күркәм бәйрәмгә җыю, алар ирешкән уңышларны барлау һәм алар белән горурлану - яхшы традициягә әверелде. Һәм әлеге чарада елдан-ел күбрәк укучыларны күрүемә мин бик шатмын. Тик мине шушы сәләтле кешеләребезнең күпләп читкә китүе борчый. Бүген без сезне педагоглар, архитекторлар, табиблар, муниципалитет хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре итеп күрергә теләр идек. Сезнең күңелдә район җитәкчесе яисә предприятие директоры булу хыялы яшәргә тиеш һәм сез югары квалификацияле белгечләр булып өлгереп, без башлаган эшләрне дәвам итәрсез дип ышанам. Үз районыгызның терәге һәм ышанычы булыгыз, - дип билгеләп узды ул үз чыгышында.

Бәйрәм түгәрәгенә җыелган төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында, бәйге һәм ярышларда, интеллектуаль уеннарда район абруен лаеклы яклап чыгыш ясаган яшь буын вәкилләре үзләре дә бер-берсен дустанә сәламләде. Аларга "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле ялкынлы биюләрен бүләк итте. Район мәдәният йортының талантлы методисты Гөлчэчэк Валиева сәхнәләштергән әкият геройлары, гыйлым дөньясында йөзеп, тормышка "зурлар" күзлегеннән карарга өйрәнсәләр дә, күңелләрендә самими хисләр яшәүче укучыларны балачак елларына алып кайтты, Балалар иҗаты үзәге коллективы хәзерләгән бәйрәм программасы аларны тагын бер кат тапкырлыкка, кыюлыкка һәм зирәклеккә сынады.

Бәйрәм кунакларын бу кичне тагын бер тамаша көтте - Балалар паркында урнаштырылган купшы чыршыда күп санлы утлар кабынды. Үзәк чыршыны ачу тантанасына җыелган ютазылыларны район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова һәм башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин сәламләде. Һәм, әлбәттә инде, уен-җырлы тамаша, әкият дөньясыннан килгән персонажлар, бар халыкны кулга-кул тоташтырган әйлән-бәйлән - Яңа 2016 елга аяк басарга калып килгән санаулы сәгатьләрнең күңелле мизгелләре булып күңелләрдә сакланып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев