Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Ютазылы Нәкыя Шәрәфиева котлаулар кабул итте

Авылдашлары арасында гына түгел, актив җәмәгать тормышы алып баруы белән районда да киң танылу тапкан һәм абруй яулаган Нәкыя Шәрәфиева бүген үзенең 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Якты, нурлы фатирының һәр почмагы инде иртәдән үк купшы чәчәк бәйләмнәре белән бизәлгән юбиляр көн озынына кунаклар каршы ала. Әлбәттә, аны иң беренчеләрдән булып балалары, оныклары тәбрик итте. Туганнары, элекке хезмәттәшләре, күршеләре дә Нәкыя Мансур кызын гомер бәйрәме уңаеннан ихлас теләкләрен теләргә онытмады.

Йорты бусагасында район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина, башлангыч ветераннар советы җитәкчесе Фәния Әхмәтшина пәйда булгач, юбиляр тәмам күңел хисләренә бирелде. "Мине һәрвакыт кешеләр яшәтте. Тормыш юлымда даими очрап торган яхшы күңелле юлдашлар мине авыр чакта тезләнмәскә, бирешмәскә өйрәтте. Мин аларга мәңге рәхмәтлемен", - дип ул керфекләренә эленгән күз яшьләрен горур рәвештә җәһәт кенә сөртеп алды һәм алга таба берсеннән-берсе матур, өметле планнар корып яшәвен әйтеп, һәрвакыттагыча чын күңелдән елмайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев