Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан символлары өчен тавыш бирә ала

Традиция буенча Россиянең заманча банкноталарында шәһәр күренешләре һәм билге объектлары файдаланыла. Бүген россиялеләр тарафыннан Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа банкноталарында шәһәрләр һәм символлар күренешләрен сайлау буенча конкурс уза. Татарстанлыларның игътибарын Казан символлары - Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты өчен тавыш бирүнең уникаль мөмкинлеге булуга юнәлтәбез.

Беренче этап (2016 елның 28 июненнән 28 июленә кадәр) - шәһәрләрнең һәм символларның киңәйтелгән исемлеген формалаштыру: һәр катнашучы бер объект һәм дүрттән артмаган символ өчен тавыш бирә ала. Икенче этап (5 августтан 30 августка кадәр) үз эченә Фонд тарафыннан халыктан сораштыруны ала, биредә ун шәһәр һәм егерме символ сайлап алына. Ниһаять, өченче этап (5 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр) - онлайн һәм оффлайн-режимнарда тавыш бирү, катнашучы ике шәһәр һәм ике символ сайлый ала.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ике символы булган ике шәһәр билгеләнә, алар Россия Банкы яңа банкноталарының рәсемнәре нигезенә ятачак. Конкурсның җиңүче шәһәрләрен игълан итү 2016 елның 7 октябрендә узачак. Шулай итеп, без нинди объектлар өчен тавыш бирәбез? Әлбәттә инде, Казан Кремле һәм Казан федераль университеты өчен! Шуны исегезгә төшерәбез, тавыш бирү онлайн режимында Твоя-Россия сайтында уздырыла. Безнең районда бүгенге көндә үз тавышларын Татарстан башкаласы өчен барлык мәгариф учреждениеләре - укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев