Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар - Изге Болгар җирендә

Кичә Ютазы районы делегациясе Россиянең төрле почмакларыннан килгән 50 меңгә якын мөселманнар белән беррәттән Изге Болгар җиренә сәяхәт кылды.

- " Бүген иң мөһиме - рухиятне саклап калу, ә моның өчен безгә рухи яктан нык булган уку учрежденияләре кирәк" - дип сәламләде илебезнең кайсы гына төбәгеннән килмәгән мөселман кардәшләребезне Татарстн Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов. Бу көнне Болгарда яңа уку йортын төзү уңаеннан, капсула салу тантанасы узды. Әлеге чарада республикабыз Президенты Рөстәм Миннеханов, Татарстанның Дәүләт Соыеты киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Камил хәзрәт Сәмигуллин, дин әхелләре һәм башкалар катнашты.

Әлеге уникаль тарихи урынга сәяхәт кылган ютазылылар арасында районның ветераннар советы, сукырлар җәмгыяте, инвалидлар оешмасы, мәчет һәм мәдрәсә вәкилләре бар иде. Алар биниһая зур тарихи урын - борынгы Болгар җирендә Җәмигъ мәчетендә, Зур манара, төньяк һәм көнчыгыш мавзолейларда, Көчыгыш пулат (хан мунчасы), кече манара, ак һәм кара палаталарда, Ак мәчеттә, икмәк музейларында булып үткәнебезгә сәяхәт кылдылар.

- Әлеге урынга күптән барасы килеп йөри иде. Менә, ниһаять, минем хыялым тормышка ашты, ди күп еллар мәгариф бүлегендә эшләп, бүген лаеклы ялда булган ветераныбыз Люция Вәлиәхмәтова. Ислам кабул ителгән, безнең ата-бабаларыбыз яшәгән борынгы алтын урда җирен күреп, танышып кайтуга мин бик тә шат.

- Агымдагы елда Изге Болгар ислам кабул ителүнең 1127 еллыгын билгеләп үткәнен белдек. Изге чишмәгә төшеп саф судан авыз иттек. Безгә, сәяхәт кылучыларга, шул кадәр зур программа әзерләнгән, тимерчелек әйберләре, мөселман киемнәре һәм ислам әдәбияты - барысы да шул кадәр оешканлык белән әзерләнгән иде, - дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты инвалидлар оешмасы әгъзасы Флүрә Смородина. Районыбыз башлыгы Рөстәм Нуриевка, башка җитәкчеләребезгә безгә шундый мөмкинлек тудырганнары өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев