Ютазылылар яктылыкка, нурга илткән театр кичәсендә
25 март - берьюлы ике бәйрәмне берләштерә. Бу көнне театр һәм мәдәният хезмәткәре көне билгеләп узыла. Аларның икесен дә матурлык, яктылык һәм илһам берләштерә.
Узган җомга кичендә район мәдәният йортына матур сәнгатьне яратучылар җыелды. Аларны мәдәният учагының фойесына инде ничәмә-ничә буынны үстергән сөекле Тукаебызның "Су анасы", "Шүрәле"сеннән килгән геройлар, әкият күренешләре, авыл үзешчән коллективларының сәхнә җимешләреннән күргәзмәләр - һәрберсе серле сәнгать дөньясына алып китте. Район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова "Идел йорт" исеме астында авыл җирлекләренең үзешчән театр коллективлары арасында беренче елын гына узмаучы фестивальгә йомгак ясады, һәр катнашкан коллективка лаеклы бүләкләрен тапшырды. Программаның икенче өлешендә тәкъдим ителгән Иске Урыссу авылы үзешчән театр коллективы сәхнәләштергән Туфан Миңнуллинның "әниләр һәм бәбиләр" спектакле һәм Иске Каразирек авылы артистлары куйган "Алты кызга бер кияү" комедиясен тамашачы бик җылы кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев