Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Ютазылыларга юбилейга матур бүләк - күп фатирлы торак куллануга тапшырылды

Район тарихына ветераннар хөрмәтенә төзелгән тагын бер күп фатирлы торакны куллануга тапшыру вакыйгасы язылды. Чәршәмбе көнне Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында Фәнис Кәримов урамы буенча урнашкан икенче санлы йортны ачу тантанасы узды.

«Энергостройсервис» җәмгыяте көче белән бер елдан чак кына артык вакыт эчендә якынча 32 миллион сумга тергезелгән торак ишегалдына җыелган күп санлы кунакларны, аеруча яңа йортның булачак хуҗалары - Бөек Ватан сугышы ветераннарын, әлеге яуда гомерләре өзелгән, тыныч тормышта вафат булган фронтовикларның гаилә әгъзаларын район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде:

- Солнечный микрорайонын тагын да нурландырып, яңа төзелгән йортларга чал чәчле өлкәннәребез урнашуына һәм аларның шушы көнгә кадәр килеп җитүләренә без бик шатбыз. Якын киләчәктә бу территориядә тротуарлар булачак, агач үсентеләре утыртылачак. Сезгә бары тик сәламәт булып, җан тынычлыгы кичереп, балаларыгыз, чордашларыгыз белән аралашып яшәргә генә насыйп булсын.

Тантанада катнашкан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбубакиров илебез күләмендә колач җәйгән ветераннарны торак белән тәэмин итүче программа нигезенә салынган рәхәтне шактый ветераннарыбыз күрә алмавына үкенечен белдереп, һичьюгы бу уңайлыктан, аеруча Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан, аларның толлары, балалары файдалануын, яңа ачкычлар белән ачылган яңа фатирларга яңа шатлыклар керүен теләде. Ниһаять, иң дулкынландыргыч, тарихи мизгел җитте. Рөстәм Нуриев ветераннарга, аларның толларына яңа фатирлардан ачкычларны тапшырды.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның толларын торак белән тәэмин итү программасыннан районда яшәүче 249 кеше файдаланырга өлгерде. Шул исәптән, 15 ветеран үз ихаталарында өй җиткерде, 22 ветеран Сонечный микрорайонында төзелгән йортларга урнашты, махсус алар өчен тергезелгән ике күп фатирлы йортта 29 ветеран яшәү шартларын тагын да яхшыртты, социаль ипотека буенча торак сатып алган райондашларыбыз да бар. Һәм менә бүген, ишегенә бәйләнгән ал тасманы Рөстәм Нуриев, Ришат Әбубакиров кискән өч катлы йортның 29 фатирына да хөрмәтле өлкән буын вәкилләре урнашты. Кече Урыссу авылыннан Бөек Ватан сугышы инвалиды Мәгъдәнур Йосыпов бусагасын атлап кергән уңайлы, якты фатирга кунакка район җитәкчелеге, депутатлар килде. Безнең халык кунакка буш кул белән йөрергә күнекмәгән. Районның беренче шәхесләре Ватаныбыз тынычлыгы өчен көрәшкән ветеранга, өй туе белән тәбрик итеп, кыйммәтле бүләк тапшырдылар, чәй табыны артында тормыш турында әңгәмә кордылар.

Күз ачып йомган арада калкып чыгучы йортлары белән көннән-көн тизрәк җәелә баручы Солнечный микрорайонындагы урамнарның берсенә райондашыбыз Фәнис Кәримов исеме бирелүе дә, мөгаен, очраклы хәл түгелдер. Самара өлкәсенең эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары милиция полковнигы Фәнис Кәримов 2004 елның 21 июнендә Ингушетия Республикасының Назрань шәһәрендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була. Бу фаҗига булганга быел 10 ел тула. Әмма агым суы тизлегендә узучы көннәр генә Байлар авылында туып-үскән, югары урыннарда эшләгән акыллы, көчле, афәтле хезмәт юлыннан атлап та, кешелеклелек сыйфатларын җуймаган якташыбыз турындагы хатирәләрне безнең хәтердән җуеп ташлый алмый. Халкыбызның тынычлыгы хакына корбан булган Фәнис Кәримов исеме белән урамны атап, аның турындагы истәлек мәңгеләштерелде. Тантанада батыр йөрәкле райондашыбызның әнисе Венера ханым катнашты. Хөрмәтле кунакка Рөстәм Нуриев чәчәк бәйләме тапшырды. "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары үзләренең иң матур чыгышлары белән болай да кояшлы матур көнне тагын да нурга күмделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев