Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Үзебез нинди - тирә-юнебез дә шундый

Урыссу нарасыйлары, шул ук вакытта аларның әти-әниләре дә, бу көннәрдә күп фатирлы йортлар ишегаллары алдында төрле уен җайланмалары барлыкка килүдән сөйләп аңлатып бетермәслек куаныч кичерәләр. Ләкин бу озакка сузылыр микән?

Бу җитди сорау. Без элек урнаштырылган балалар мәйданчыклары янында булырга һәм аларның хәзерге вакытта нинди торышта икәнлеген тикшерергә карар иттек. Дүрт-биш катлы йорт уртасында Муса Җәлил урамында мондый мәйданчык беренчеләр исәбендә алты ел элек барлыкка килгән иде. Биредә бистәдә иң шәп таучык урнаштырылды. Бу хәтта якындагы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең дә күзен кыздырырлык. Әмма ул таучыкка теләсә нәрсә язып тутырганнар, ә таганны бөтенләй ватканнар, җирдән терәге генә тырпаеп тора, йөгереп йөргән балалар аңа абынып егылырга да мөмкин. Бүген "Гайдарка" да төзек хәлдә түгел. Җәен әти-әниләр биредә агачлар күләгәсе булмаудан зарлана. Әмма ул үсентеләрне дә терәге генә калган таган язмышы көтмәсме? Инде вәхшиләрчә мөнәсәбәткә тимер элементлар да чыдый алмый икән, агач үсетесе турында сөйләп тә торасы юк. Фотографияләрдән күренгәнчә, эскәмияләрдә утыру инде бөтенләй мөмкин түгел. Әгәр балаларына үгет-нәсыйхәт бирә алмыйлар икән, һәрбер ата ватык әйберне төзәтә ала, шул ук вакытта җимергеч көч ияләре белән әңгәмә уздыру, кирәк икән, каеш алу да артык булмас.

Ватар өчен акыл кирәкми. Әмма безнең халык, кызганыч, уртак, шул исәптән үз мәнфәгатьләре хакына ни дә булса эшләү түгел, башкалар ясаганны сакларга да теләми. Әмма бөтен нәрсәнең булуын таләп итә. Әйтик, үзәк балалар паркында уен җайланмаларын яңарту мөһимлеге теләкләре әйтелде. Бу көннәрдә алар барлыкка килде, тик шулай да аларның ватылмаячагына гарантия биреп булмый. Ә бит бер таганның бәясе 20 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Биредә алар өчен акчаның каян алынуы да әһәмияте аз булмаган сорау.Әлеге күркәм балалар мәйданчыклары, шулай ук безнең яклар климатына авырлык белән яраклашкан яшь агач үсентеләре башкалар хисабына булдырыла дип уйлаучылар бик ялгыша. Юк! Болар барысы да безнең кесәдән алына - безнең салым түләүләре хисабына барлыкка китерелә! Безнең район үз акчасына (!) быел гына да уен мәйданчыкларына бер миллион сум бүлеп бирде, шул ук вакытта халкы безнең районныкыннан биш тапкыр күбрәк булган Бөгелмә районы да шул кадәр үк акча сарыф иткән. Балалар мәйданчыкларын җиһазлау өчен акча бүлү киләсе елларда да дәвам итәчәк, чөнки бу программа биш елга исәпләнгән. Шуны истә тоту мөһим, сатып алу гына түгел, җайланмаларны ремонтлау да безнең бюджет акчасы хисабына тормышка ашырыла. Ә бит башка мөһим максатларга файдаланырга да мөмкин булыр иде. Һәм ахыр чиктә "алма пеш, авызыма төш" принцибы белән генә яшәргә ярамый бит инде. Мондый мөнәсәбәт эгоистлык дип аталамы әле? Без андыйлар түгел бит?

Сүз уңаеннан, кайбер өлкәннәр кышкы чорда җайланмалар куелуына канәгатьсезлек белдерде. Ә менә балалар, мәйданчыклар алар өчен җиһазлана да инде, бөтенләй башка фикердә. Аларга бит кышын да саф һавада уйнарга кирәк, өстәвенә, тиздән кышкы каникуллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев