Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Агач эшләре остасы

Байлар авылында яшәүче Зилфәр Гәрәйшин үз хезмәт юлында берничә җитди һөнәр төренә ия булган — ул токарь да, слесарь да, нефтьче дә.…

Шул ук вакытта иҗади, мавыгучан кеше дә: телим икән — эшлим, телим икән — кыландырам! Юк-юк, сүз уңаеннан гына шулай дип әйтүем. Пенсия яшендә булуына карамастан, Гәрәйшин нефть тармагында эшләвен дәвам итә. Буш вакытта остаханәсендә «ял итә». Барысы да үтә гадәти башлана югыйсә. Агач эшкәртү өчен циркуляр (әйләнмәле) станок сатып ала ул. Шәхси йортта яшәгән кешегә станок аша «үткәрерлек» нәрсәләр шактый. Вакыт узу белән уентылар, ярымтүгәрәкләр өчен кигергечләр ясый. Шулай итеп, беренче эшләнмәләр барлыкка килә. Урындыклар, өстәлләр, чатырлар, үзенчәлекле киртәләр, бакча эскәмияләре… Аннары башка төр эшләнмәләргә чират җитә. Кечкенә һәм зур агач уенчыклар — кораблар, самолетлар, машиналар ясый башлый. Сүз уңаеннан, останың мондый мавыгуы хакында белүгә, Балалар иҗаты үзәге бик теләп сатып ала ул уенчыкларны.

Ә хәтерлисезме, әле күптән түгел генә, кемнеңдер авыр балачагын ассызыкларга теләсәк, «мескен бала канәгатьләнергә тиеш булган» агач уенчыклар турында һәрвакыт ниндидер масаю белән сөйли идек. Ә менә бүген килеп аңлыйбыз: табигыйлык кеше халәте белән аваздаш. Агачтан эшләнгән әйберләр зарарсыз, экологик яктан чиста… Шунысы сөендерә: «чын агачтан» сүз тезмәсе «чын алтыннан» дигәнне аңлатмый. Ягъни әлеге кирәкле чимал янәшәбездә генә. Үзегез уйлап карагыз, дермантин хәзер эко-тире, ялган паркет ламинат, фатирларны ялтыравык төзекләндерү евроремонт дип атала башлады. Пластик уенчыклар һәм ясалма тукымалардан тегелгән кием турында сөйләп тә торасы юк. Ут чаткысы эләккән хәлдә ясалма сүсле тукымадан тегелгән күлмәк яки органзадан җитештерелгән челтәрнең ни белән янаганын күпләр беләдер, ихтимал, Алла сакласын… Белмисез икән, бу турыда мотлак укырга кирәк. Кыскасы, ясалма әйберләр йортларыбызга, көнкүрешебезгә ныклап кереп урнашты. Ә монда — саф агач уенчыклар. Кулдан эшләнгәннәр. Иркен самолет яки корабль кабинасына кереп утырган чакта, малайлар һәм кызлар табигатькә якыная ук башлый сыман. Бүгенге көндә бала гына түгел, өлкән кеше тормышында да ясалмалылык, виртуальлек җитәрлек. Шулай икән, шәхси йортта яшәүче хөрмәтле әтиләр һәм бабайлар, үз ихатагызда берәр агач «машина» ясап куегыз, малай-шалай рәхәтләнеп әйләндерсен генә рулен! Ә кызларга, әлбәттә, курчаклары өчен агач караватлар бүләк итәргә кирәк.
Мәкалә героебыз һәрвакыт үз-үзе белән килешеп яшәгәндер, дигән уйга киләсең. Армия хезмәте, өйләнүе, йорт төзүе, улының дөньяга килүе — барысы да үз вакытында булган һәм әле дә шулай ук. Тормышка карашы белән ул тугыз яшьлек Наилә һәм алты яшьлек Самат оныкларына үрнәк булып тора. Балалар еш кына дәү әтиләре остаханәсенә юллана, аның тагын ниләр эшләвен беләселәре килә. Зилфәр Гәрәйшинның алыштыргысыз ярдәмчесе — хатыны Әлфинур. Хатын-кыз ир-атка ничек ярдәм итә алсын, диярсез бәлки. Комачау итмәве белән. Хәер, өй эшләре дә җитәрлек бит аңа — бакчасы, тавыклары, чебиләре… Ә Гәрәйшин исә, галәмәт зур кисәк белән эш итүче оста сыман, кулына нарат агачын ала һәм… «артыгын кисеп ташлый». Нәтиҗәдә чын сәнгать әсәре пәйда була.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев