Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Алар рәссамнәр нәселеннән

Мәгълүм булганча, 2024 ел Русия Президенты В. Путин тарафыннан «Гаилә кыйммәтләре елы» дип игълан ителде.

Шул уңайдан һәм Гаилә көненә багышлап Иске Каразирек мәдәният йортында «Гаилә — тормыш нигезе» исемле бәйрәм үткәрелде.

Гаилә — ул һәркем өчен олы таяныч, иң ышанычлы сыеныр урын. Көнозын дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Гаилә тормышы — һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул. «Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр» — борынгылар әнә шулай дип җырлаган. Безнең Иске Каразирек авылында да бар ул бер-берсеннән башка яши алмаган, бер-берсен кайгыртып, яратып, матур итеп гомер кичерүче парлар.

Мисалга, Фәнүзә һәм Айрат Кильдияровлар гаиләсе. Икесенең дә әниләре алар белән бергә, бер йортта яши. Айрат белән Фәнүзә икесе дә шушы авылдан. 30 ел элек очрашканнар, кавышканнар. Бүгенге көндә күпләрне көнләштерерлек үрнәкле пар булып, матур дөнья көтәләр. Аларның иң зур байлыклары — тырыш хезмәтләре; горурланып сөйли алырдай, берсеннән-берсе акыллы, тәртипле, сәләтле балалары. Якташларыбыз — ишле гаилә. Олы уллары Нияз Октябрьский шәһәрендә контроль-үлчәү приборлары буенча инженер булып эшли, өйләнгән. Кызлары Гүзәлия кияүдә, Яр Чаллы шәһәрендә яши. Әти-әнисенә онык бүләк иткән. Уртанчы уллары Радмир Яр Чаллыда КАМАЗ заводында электрчы булып эшли. Төпчекләре Инзилә мәктәптә 4нче сыйныфта укый. Тормышлары заяга узмаган Кильдияровларның, менә дигән ул-кызлар үстереп, зур тормыш юлына чыгардылар. Озак куанычка булсын!

Авыл мәдәният йортында үткәрелгән чарага бәйрәм кунакларын котларга дип балалары, туганнары, күршеләре, хезмәттәшләре, авылдашлар килде. Озак еллар Зәһинә апа белән бергә эшләгән Нурия Латыйпова сүз алды.

— Айратның әнисе Зәһинә апа лаеклы ялга киткәнче колхоз идарәсендә терлекчелек буенча бухгалтер булып эшләде. Мин дә, югары белем алганнан соң, колхоз идарәсенә эшкә кайттым, — дип башлады сүзен Нурия ханым.- Зәһинә апа миңа эшкә төшенергә булышты, беркайчан да ярдәменнән ташламады. Һәрвакыт: «Ярар, гөлкәем», дип әйтә иде. Ул мине эшкә дә, хатын-кызга дөнья көткәндә кирәкле аш-су осталыгы серләренә дә өйрәтте. Ипи салырга, тәбикмәк коярга да аннан өйрәндем.

Бу йортта ике кодагый — Гөлсинә белән Зәһинә апалар яши. Ике кодагый бергә дус-тату гомер итә. Исән-имин булсыннар.

Күршеләре Гөлфия апа да гүзәл парга изге теләкләрен җиткерде.

— Бар яктан да уңган, булган гаилә алар, — ди барча күршеләр дә.

Әйе, һәрьяклап мактауга лаеклы пар алар.
Күрше белән гел дус булып,
Яшик без гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне —
Күрше хакы — тәңре хакы.

Шатлык-сөенечләрне, борчу-хәсрәтләрне иң беренче булып күршең белә шул. Күршең туганыңнан да яхшы булсын, диләр бит. Кильдияровлар үзләре дә, күршеләре дә әйбәт кешеләр. Бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп, дус-тату яшиләр.

Бәйрәм бүләксез булмый, дигәндәй, чара кунакларын бүләкләр белән дә сөендерделәр.
Шунысы игътибарга лаек, Кильдияровлар гаиләсе заманында колхоз таралды дип кул кушырып утырмады, тәвәккәләп олы эшкә тотынды. Зур абзар төзеп куйдылар, мал үрчетергә керештеләр. Техникасын да алдылар, шул рәвешле гаилә фермасына нигез салынды.

Бүген алар аякларында нык басып торучы авыл, эш кешеләре. Абзарлары тулы мал-туар, ишегалларында кош-корт, бакчада төрле җиләк-җимеш. Бу эш — синеке, монысы минеке, диюче юк. Бердәм тотыналар һәр эшкә дә. Күмәкләшеп эшләгәндә нәтиҗәсе дә куанычлы бит аның.

Эшләп арыганнан соң күңелле ял да итә белә алар. Зәһинә апа кулына гармунын алып, өздереп уйнап җибәрә, аңа калганнар да кушыла. Әйткәндәй, ул мәдәният йортында үткәрелгән барлык чараларда гармунчы буларак катнаша.

Моннан тыш, Кильдияровлар гаиләсе — рәсем ясарга оста нәсел дәвамчылары. Өлкәннәр дә, балалар да рәсем ясарга мөкиббән. Чыннан да, бу гаилә төрле яклап уңган-булган. Гаилә башлыгы Айратның тракторы бар. Шуңа күрә авыл халкы аңа гел йомыш белән килә. Ул беркайчан да кире какмый, үз эшен калдырып, иң элек авылдашлар гозерен үти. Шул күркәм сыйфаты өчен дә бик рәхмәтле аңа авыл халкы.

Әле бу гаиләнең тагын бер зур эшләре тәмамлану алдында — яңа ике катлы йортларын төзеп бетереп киләләр. Эчтәге эшләр генә калган. Алда янә бер бәйрәм көтә, дигән сүз!

… Бүгенге чара музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Моңлы тавыш ияләре Нәсимә Хаҗиева, Ләйсән Әхмәтова башкарган җырлар музыкаль сәлам булып яңгырады.”Мизгел» бию төркеме кызлары башкаруындагы дәртле биюләр бәйрәмне тагын да ямьләде.

Чараны оештыруга һәм үткәрүгә китапханә мөдире Флүзә Карипова, Гөлмирә Сарайкина, Ләйсән Әхмәтова, Илфира Гарифуллина зур тырышлык салды.

Сүз уңаеннан. Әлеге гаилә Гәрәй Солтан улы Кильдияровның нәселен дәвам итүчеләр. Алар борын-борыннан ук рәсем ясау сәнгатендә дан казанган кешеләр булган. Олысыннан алып кечесенә кадәр һәрберсе рәсем төшерергә яраткан һәм гаҗәеп матур сурәтләр иҗат иткән. Бүген дә Кильдияровлар йортында картиналар эленеп тора. Кызлары Гүзәлия, Инзилә дә рәсем төшерергә оста. Гәрәй Солтан улы Кильдияров Октябрьский шәһәрендә НГДУда рәссам булып хезмәт салган. Бихисап картиналар иҗат иткән. Ул Айрат Кильдияровның әтисенең бертуган абыйсы булган. Быел, нәкъ шушы чара үткән чорда, аңа 100 яшь тулган булыр иде. Әйе, бер генә нәрсә дә очраклы түгел бу дөньяда…

Сәкинә Садриева, Иске Каразирек авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев