Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Алтын йөрәкле ханым

Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Алтын йөрәкле кеше" конкурсында күп тапкырлар җиңүче исеме яулаучы, меценат, район советы депутаты, белемле җитәкче һәм гади генә әйткәндә, бик яхшы кеше - болар барысы да "Ютазы элеваторы" акционерлык җәмгыяте директоры Гөлүсә Дәүләтшина турында.

Авыл хуҗалыгы производствосында Дәүләтшина очраклы кеше түгел. Үз вакытында ул Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетын тәмамлаган. Предприятие җитәкчесе вазифасына керешкәнгә кадәр, Гөлүсә Исмәгыйль кызының хезмәт биографиясе Казанның "Органик синтез" производство берләшмәсе, Татар фәнни-тикшеренү институты, Ютазы гомуми белем бирү мәктәбендә укыту белән бәйле. Кайда гына эшләсә дә, аны җаваплылык, башкару тәртибе һәм хезмәттәшләре мөнәсәбәтендә кайгырта белү аерып тора. Ютазы элеваторында Дәүләтшина инде егерме ел эшли. Инициативалы, игътибарлы, үзенә һәм кешеләргә таләпчән, диләр коллективта аның турында. Гөлүсә Исмәгыйль кызы ярдәмгә мохтаҗларга да ярдәм күрсәтә. Аның грамоталы җитәкчелек итүе, алдан күрә белүчәнлеге, планлы фикерләве, олы бурычларны куя һәм чишә белүе, хезмәткәрләрнең гаиләләрендә финанс хәлен кайгырта белү кебек сыйфатлар хас. Хәтта уңайсыз һава шартларында да, ашлыкны кабул итү, урнаштыру, киптерү, саклау һәм сатуны тормышка ашыручы элеватор туктаусыз режимда эшләгән. Быел ел дәвамында монда 113 мең тонна ашлык кабул ителгән һәм бушатылган.
Билгеләп узарга кирәк, предприятиедә производствоны техника белән җиһазландыруга һәм реконструкцияләүгә җитди игътибар бирелә: яңа технологияләр кертелә, җиһазлар яңартыла. Административ биналарның түбәсенә һәм фасадларына, ашлык складлары түбәләренә капиталь ремонт ясалган, изоляция-ләнгән үткәргечләрнең искергән электр тапшыргыч линияләре алыштырылган. Бөртек киптергечләрнең термоизоляциясе, котельный, авто- һәм тимер юл үлчәгечләрен модернизацияләү, бөтен предприятие периметры буенча видеокүзәтү системаларын урнаштыру... Барлык башкарылган эшләрне санап бетерерлек түгел, болар артында грамоталы җитәкчелек итү тора. Дәүләтшина шушы көн-нәрдә үзенең матур юбилеен билгеләп уза.
"Вакыт бер урында тормый, көннәр һәм вакыйгалар үтә тора. Киң күңелле һәм алтын йөрәкле безнең җитәкчебез Гөлүсә Исмә-гыйловна тормышта үз урынын тапкан, олы хөрмәткә лаек шәхес", - дип билгеләп узалар хезмәттәшләре. Безгә аның өчен шатланырга гына кала. Бу тормышта тирә-яктагыларның мәхәб-бәтен һәм хөрмәтен яулауга ирешү - үзе үк бик күп нәрсә турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев