Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Җаны кушуы буенча һәм кешеләргә файда китерү өчен сайлау

Ютазы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе Урыссу ветеринария участогы ветеринар табибы Миләүшә Фаздуллина хезмәт эшчәнлегеннән туктауны һәм лаеклы ялга китүне җәлеп иткән гомер чигенә җиткән, әмма хезмәттәшләре белән ул әле хушлашырга җыенмый.

Ветберләшмәдә Миләүшә Даут кызы унике елга якын хезмәт итә, әмма, кыска вакыт аралыгын исәпләмәсәң, ветеринария белгечлегенә ул бөтен тормышын багышлый диярлек. Миләүшә Даут кызы тумышы белән Иске Урыссу авылыннан һәм әле дә биредә яшәвен дәвам итә. Аның әти-әнисе колхозда эшли, һәм шуңа күрә мәктәпне тәмамлаган кызда һөнәр сайлау турында сорау тормый. Әтисе рөхсәте белән ул Н. Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария институтына укырга керә. Ветеринар табиб белгечлегенә ия булганнан соң, кыз, туган авылына кайтып, белгечлеге буенча Карл Маркс исемендәге җирле колхозда эшли башлый. Берникадәр вакыт аңа шулай ук зоотехник вазифаларын башкарырга туры килә. Вакытлар узу белән Миләүшә Даут кызы колхозның ветеринария хезмәтен җитәкли. Үзгәртеп кору авыл хуҗалыгы предприятиеләре язмышына тискәре йогынты ясый. Күпчелек авыл хуҗалыгы производстволары, икътисади үзгәрешләргә яраклаша алмыйча, юкка чыга. Карл Маркс исемендәге колхозга да авыр туры килә. Шушы сәбәпләр буенча, Миләүшә Даут кызына хезмәт урынын алмаштырып, санитар эпидемиология күзәтчелегенә эшкә урнашырга туры килә. Әмма ул элекке эшчәнлегенә тартыла һәм 2000 елда ул ветберләшмәгә эшкә урнаша.

"Табиб кешене, ә ветеринар табиб исә - кешелекне дәвалый", - әлеге фикерне гомерен хайваннар физиологиясен өйрәнүгә багышлаган талантлы галим, тикшеренүче Иван Павлов белдергән. Ул ветеринария хезмәтенең асылын чагылдыра. Ветберләшмә хезмәткәрләре кеше белән янәшәдә яшәгән, аларны азык-төлек - сөт, ит белән тәэмин иткән маллар сәламәтлеген кайгырта. Ветеринария хайваннарның авыруларын кисәтү, аларны дәвалау һәм ветеринар-санитар мөнәсәбәттә куркынычсыз азык-төлек чыгару, шулай ук кеше һәм терлекләр өчен уртак булган авырулардан халыкны саклау бурычларын карый. Миләүшә Даут кызы дәвалау эшен генә түгел, шулай ук инфекция авыруларын булдырмау, авыру терлекләрне ачыклау һәм изоляцияләү буенча әһәмиятле кисәтү эшен дә башкара. Ул уздырган чаралар комплексы бигрәк тә куркыныч булган авыруларның кискен таралуын, авыру азык-төлекнец барлыкка килүен булдырмаска мөмкинлек бирә. Әңгәмәбез барышында да Миләүшә Даут кызына, көтмәгәндә шалтыраткан затка, котыру авыруын кисәтү буенча тулы күрсәтмә бирергә туры килде, бу исә җитәкчелекнең аның турында башкаручан, кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган хезмәткәр дигән бәяләмәсен раслады гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X