Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аның өй архивында революциядән соңгы гәзит саклана

Иске Урыссуда яшәүче Тәнзилә Йосыпова район гәзитенең даими укучысы, элек ул штаттан тыш хәбәрче дә булган.

Әлеге өлкән яшьтәге ханым район гәзитен район яңадан торгызылганчы ук укый башлаган. Юк, сүз Ютазының Баулы районына кергәндә нәшер ителүче «Хезмәт даны» гәзите турында бармый. Без Ютазы районының 1935 елдан 1962 елга кадәрге чоры турында сөйлибез.

— Ул вакытта район газетасы баш мөхәррир, журналист Әгъли Әюпов җитәкчелегендә чыга иде, — ди әңгәмәдәшем. — Иске Урыссуда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, урта белемне мин Урыссуның 1нче мәктәбендә (бүгенге көндә 2нче мәктәптә) алдым. Хәтерлим әле, башлангыч сыйныфларда 80 бала укый иде. Ул елларда 1нче мәктәп Урыссу бистәсенең бердәнбер урта мәктәбе булып санала һәм анда алты югары сыйныф бар иде: а, б, в, г, д, е. Ягъни өлгергәнлек аттестатын өч татар һәм өч рус сыйныфын тәмамлаучылар ала. Мәктәптә укыганда ук мин редакция составына кердем. Без — рәссам, редактор һәм секретарь — стена газеталарын бик теләп чыгара идек. Мәктәпне тәмамлагач, районга мәкаләләремне хәбәрче (рабселькор) буларак алып килә башладым, колхоз тормышы, авылдагы комсомол оешмасының эшчәнлеге турында яза идем.

Тәнзилә Йосыпова билгеләп үткәнчә, мәктәпне тәмамлауга бер ел кала (ә ул укуын 1957 елда тәмамлый) СССР министрлар советының урта мәктәпләрнең югары сыйныфларында, урта махсус һәм югары уку йортларында уку өчен түләүне гамәлдән чыгару турында карары чыга. Моңа кадәр, 1940 елдан башлап, югары сыйныфта укуларын дәвам итәргә теләүчеләр укыган өчен 150 сум акча түләргә тиеш була. Бары тик әтиләре сугышта һәлак булган балалар гына искәрмә булып тора, алар бушлай укый. Моннан тыш, авыл мәктәбен тәмамлаучылар тормышына да кайбер төзәтмәләр кертелә. Урта белем алганнан соң ике ел колхоз-совхозларда эшләп килгән егет-кызлар институтларга конкурстан тыш керә алган. Югары уку йортында белем алу еллары гомуми хезмәт стажына кертелгән. Тәнзилә Йосыпова да нәкъ менә шуны күздә тотып, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Иске Урыссуда эшләп килүче Карл Маркс исемендәге колхозга эшкә урнашырга карар иткән. Дөрес, ике ел урынына ул биш ел эшләгән. Ә яңадан Казан ветеринария институтының көндезге бүлегенә укырга кергән. Студентлар үзләре үк төзегән тулай торакта яшәгән. Азык-төлекнең карта системасы аша бирелүе дә кызга авыр тоелмаган. Чөнки аның әтисе Габдулла Хәлиуллинны 1942 елда сугышка алалар, һәм ул инде әтисез тормышны, ачлык-ялангачлыкны, авырлыкларны җитәрлек татыган бала була. Әтисе, сугышны узып, Ленинград камалышын өзүдә катнашып, Кенигсбергта (бүгенге Калининградта) һәлак була. Һәм, ни аяныч, нәкъ менә Тәнзилә кызының туган көнендә — 1945 елның 11 февралендә, җиңү маена бары өч ай калгач. Ә бит ул өенә вакытлыча ялга кайтырга тиеш булган. Иртән юлга чыгарга уйлаган. Ялга кайтырга тиеш башка иптәшләре «тимерне кызуында сугарга» уйлап, кич белән үк частьтан чыгып киткән. Ә иртә белән боерык гамәлдән чыгарылган. Бу Габдулла Хәлиуллинның язмышын хәл иткән.

— Әни дүрт бала белән калды, — дип истәлекләре белән уртаклаша Тәнзилә апа. — Әтине сугышка алганда, апага — ун, абыйга — җиде, миңа — өч яшь, иң кечебезгә — өч ай иде. Ашарга нибары бер пот он (16 кг) калган. Аяк астында үсә торган үләннәр турында сөйләп тә тормыйм, аларны сугыш чоры балалары бик яхшы белә. Шуңа күрә студент елларындагы ачлы-туклы тормыш ул кадәр үк авыр тоелмагандыр инде. Бар игътибарны укуга бирдек. 1967 елда институтны тәмамлагач, туган авылыма кайттым. 1944 елдан 1959 елга кадәр колхоз җитәкчесе булып Мансур Әхмәтҗанов эшләде. Аннары колхоз рәисе итеп Гайсә Йосыповны сайладылар, аның белән мин 25 ел эшләдем. Ул эшләгән чорда Иске Урыссуда ике катлы идарә бинасы, машина-трактор паркы, клуб, мәктәп һәм интернат төзелде...

Бер ел ветеринария табибы булып эшләгәч, Тәнзилә Йосыпованы баш зоотехник итеп күчерәләр. Ул озак еллар җирле партия оешмасы секретаре, партиянең район комитеты бюросы әгъзасы булып тора. Һич арттырусыз шуны әйтергә була, Тәнзилә апа искиткеч оештыру сәләтенә ия, сүзе белән дә, эше белән дә үз артыннан ияртә ала торган кеше, сүз эзләп кеше кесәсенә керә торганнардан түгел. Заманында үз эшчәнлеге буенча Казанга еш барган ул. Иске Урыссуда комсомол оешмасы секретаре булып эшләгәндә, аңа Казанда Комсомоллар пленумында халык алдында яшьләрнең ялы буенча чыгыш ясарга туры килгән.

— Кәгаземә чыгышның төп фикерләре генә язылган, — дип дәвам итә Тәнзилә апа. — Мин татар телендә чыгыш ясыйм, ә янәшәдә тәрҗемәче минем чыгышымны русчага тәрҗемә итеп бара. Студент елларында мине «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә чакырдылар һәм штаттан тыш хәбәрче эшен тәкъдим иттеләр. Мин "Ватаным Татарстан«га да хәбәрләр яздым. Ә «Ютазы таңы» белән хезмәттәшлек үз вакытында бик тыгыз булды. Гадәттә, күбесенчә шигырьләремне алып килә идем. Әмма еллар узу белән якташларыма саллырак истәлекләр калдырырга теләдем. Китаплар өстендә эшләү күп вакытны ала. Бүгенге көндә минем дүрт китабым чыкты, әле менә бишенчесе өстендә эшлим.

Заманында комсомол, коммунист булган Тәнзилә Йосыпова, илебезнең иҗтимагый төзелеше үзгәрсә дә, үз асылын үзгәртмәгән, бу дөньяга битарафлык күрсәтмәүче актив кеше булып калган. Басма сүздә мәгълүмат кына бирелеп калмый, анда хәбәрченең үтемле фикерләре, материалны белеп, тиешенчә итеп халыкка җиткерү осталыгы ята, юллар арасына тирән мәгънә салына, дип саный Тәнзилә апа. Гәзит-журнал яки әдәбият укымаган кеше рухи яктан ярлы, аның теле фәкыйрь, андый кеше тискәре йогынтыларга да тиз бирешә.

— Беләсезме, минем өемдә 1918 елда чыккан «Эш» газетасының бер саны саклана. Андагы мәкаләләр татар телендә гарәп алфавиты белән язылган. Бу газета чыкканнан соң инде бер гасырдан артык вакыт узган, ә андагы язмалар шулкадәр мавыктыргыч, алар әле дә бүгенге көн белән аваздаш. Алар хезмәт кешесе өчен, аның үсешен күздә тотып язылган. Укырга ярата торган кешенең үз фикере була, ә район газетасын укучының уйлары туган төбәге һәм анда яшәүчеләр белән бәйле. Район газетасы битләреннән без күрше авыллардагы өйләргә «керәбез», төрле «чараларга йөрибез», яңа кешеләр белән танышабыз, мөһим вакыйгалар турында беләбез, үзебез дә дулкынландыргыч вакыйгалар турында яза алабыз, — дип йомгаклады сүзен өч бала әнисе, җиде онык һәм ике оныкчык әбисе, укучы, язучы, зирәк фикер иясе, 84 яшьлек Тәнзилә Йосыпова.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев