Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Без сынатмабыз

Районнан мобилизациягә алынган якташыбызның тормыш юлдашы Руфия Сираева безгә яраткан кешесе белән аерылышуны ничек кичерүе турында сөйләде.

Мобилизация күпләрне кадерле һәм якын кешеләреннән аерып алды. Хатын-кызларның күбесе сөекле ирләренең исән-сау әйләнеп кайтуына ышана, икенчеләре куркуга төшә, ә кайберләре начар уйларга бирелә. Әйе, уйлар төрле, аларның язмышы ничек булачагын бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә.

Якыннары махсус хәрби операциядә булучыларга авыр һәм куркыныч, аларның күңелләре тынычсыз. Күз алдыгызга китерегез, ә солдатларның үзләренә ничек авыр? Бары тик яхшыга ышанырга, өметләнергә, догада булырга һәм көтәргә кирәк! Ләкин! Солдатларга чын мәгънәсендә ярдәм итәргә мөмкин, мәсәлән, гуманитар ярдәм җыярга, маскировка челтәрләре үрергә була. Районыбыздан мобилизацияләнгән якташыбызның хатыны Руфия Сираева нәкъ менә шулай эшли дә.

Әңгәмә корганда, мин аның ачык күңелле, ышанычлы хатын-кыз икәнен аңладым. Ул елмая, күңел түренә яшеренгән моңсулыгын күрсәтмәскә тырыша, ләкин күз карашы барысын да сөйли.

- Гаиләгез мобилизациягә чакыру кәгазе килүен ничек кабул итте?

- Повестка безне аптырашта калдырды. Без ул вакытта туган шәһәрем Соль-Илецкидан Урыссуга күченеп йөри идек. Ирем белән олы улым бистәгә күченделәр, ә мин, йортны сатарга дип, кече улым белән шәһәрдә калдым. Ирем Әбсәләм төзелеш материаллары һәм конструкцияләре комбинатына эшкә урнашты. Анда ул нибары бер ай гына эшләргә өлгерде, аннары повестка килде. Ирем мине тынычландырды, алып китмәсләр, дип өметләндек. Берничә көннән соң кабат чакыру килде һәм без мобилизациядән котыла алмавыбызны аңладык. Бик куркыныч иде, без аның кая барачагын, кая эләгәсен аңламадык та. Ә ирем: “Мин куркак түгел, ике балам үсә. Ватанны яклап, аларга лаеклы үрнәк күрсәтергә телим, диде”, - дип искә ала Руфия.

Шулай итеп, тормыш иптәше китеп бара. Руфия ике баласы белән ялгыз кала.  Соль-Илецкидагы йортын сата һәм, ире теләгәнчә, Урыссудан фатир сатып ала, балалары белән Урыссуга күченә. Шундый авыр вакытта әти-әнисе аларның янәшәсендә булырга тели, әмма иренең теләге - аның өчен мөһимрәк була.

- Аның алгы сызыкка эләккәнен белгәч, үземне тиз генә кулга алалмадым, еладым да еладым, тынычландыргыч дарулар эчтем. Нәрсә эшләргә икән, дип уйладым. Һәм ничек тә булса аңа тылда ярдәм итәргә кирәк, дигән карарга килдем. Ротаның мобилизацияләнүчеләрнең туганнары аралашучы интернет чатында Казаннан бер хатын-кыз маскировка ятьмәләре үрүе турында язды. Моның белән мин дә кызыксындым. Якын-тирәдә кайда үрергә өйрәнергә булуы турында белештем. Каенанам һәм районыбызның тагын ике хатын-кызы белән Туймазыга бу эшкә өйрәнергә бардык. Каенанам белән каенатам Каразиректә ятьмәләр үрә башлады, ә мин аларны бәйләргә өйрәндем. Башта без ятьмәләрне ветераннар советы хатын-кызлары белән бәйләдек, аннары коррекцион мәктәпнең технология укытучысы Ирина Абрамова белән бергә эшли башладык. Бүгенге көндә Иске һәм Яңа Каразиректә авыл волонтерлары каенанам Илмира Риф кызы җитәкчелегендә шушы эш белән шөгыльләнә. Ә каенатам Азат Фоат улы ятьмәләр үрә. солдатларга инде җиде ятьмә җибәрдек, - дип сөйли Руфия.

- Ә балалар әтиләре белән аерылышуны ничек кичерә?

- Олысы, аңа 10 яшь, аның турында гел сораштырып тора, хатлар яза, открыткалар ясый. Әтисе кебек кыю һәм батыр булырга тели. Аны каһарман дип саный. Кечкенәсенә биш яшь, үзенчә ул да борчыла. Әтисенең анда нәрсә эшләвен һәм кайчан кайтачагын сорый. Балалар аны сагыналар һәм бик көтәләр.

- Ә сез ирегез белән ничек таныштыгыз?

- Педагогика институтында укыганда мин Урыссуда яшәүче әбием янына кунакка кайта идем. Миңа бистә бик ошый иде, һәм институтны тәмамлагач, бирегә эшкә кайтырга уйладым. Урыссу мәктәбенә укытучы булып урнашу өчен район мәгариф бүлегенә бардым. Ә миңа Каразиректә эш тәкъдим иттеләр, анда нәкъ менә география укытучысы кирәк иде. Мин риза булдым. Булачак иремнең әнисе вакытлыча яшәргә фатир биреп торды. Шул фатир нәтиҗәсендә мин мәхәббәтемне очраттым! Әнә шулай итеп таныштык та. Бу беренче күрүдә гашыйк булу иде. Берничә айдан соң без өйләнештек, - дип, серләре белән уртаклашты Руфия.

Менә унике ел инде алар ире белән бер җан булып, иңне-иңгә куеп яши. Алар ике ул үстерә. Иренең әти-әнисе киленнәрен үз кызлары кебек күрсә, Руфиянең әти-әнисе дә кияүләрен бик ярата. Ире кайткач, һичшиксез, аңа кыз бала табарга хыяллана ул.

Ә әлегә бар көчен солдатларга ярдәм итәргә бирә: гуманитар ярдәм җыя, ятьмә үрергә булыша, күптән түгел Руфия маскировка костюмы бәйли башлаган. Хәзер аның өчен иң бәхетле мизгелләр - иренең шалтыратуы, әмма  ул элемтәгә бик сирәк чыга. Руфия үзе көчле, тәвәккәл һәм якты күңелле, ачык йөзле хатын-кыз. Кайгыртучан ана, яратучан, тугры хатын, ул беркайчан да кешене кыен хәлгә куймас. Аңа хәзер җиңел түгел, әмма борчулы уйларга карамастан, ул бирешми, йорт эшләрен алып бара, балаларын тәрбияли, солдатларга ярдәм итә.

Алар бөтен гаиләләре, туганнары һәм якыннары белән бергә кадерле кешеләрен көтә. Без барыбыз да шуңа ышанабыз: ул, һичшиксез, исән-сау әйләнеп кайтачак!

Анастасия МИХАЙЛОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X