Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бәхетен Урыссуда тапкан

Шушы көннәрдә Урыссулы Лидия Густова үзенең 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итеп алды.

Район ветераннар советы әгъзалары В. Сибагатов һәм Л. Купцова, тантана сәбәпчесен котлап һәм аңа изге теләкләр теләп, чәчәкләр һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Бу көнне якыннарының игътибарында назланып, Лидия Савельевна аны Урыссуга алып килгән юл турында сөйләде. Ул Кимры шәһәрендә туа. Озакламый гаилә Ржевка күчеп китә. Бөек Ватан сугышы башлану белән, 14 яшьлек кыз танкларга каршы чокырларны ныгытуда катнаша. Бәхетле очрак аркасында беренче эшелон белән үк гаилә Башкортстанга эвакуацияләнә. Берничә көннән соң немецлар шәһәргә керә.
- Без яхшы авылга эләктек. Җирле халык безне барлык кирәк-ярак белән тәэмин итте, чөнки без җиңелчә генә җыенып киткән идек. Иртән без колхозчылар белән беррәттән кырга чәчүлекләрне утарга чыктык. Алга таба мине эвакуацияләнгән ике кыз белән балалар бакчасына билгеләделәр. Балалар шактый иде, кояш чыкканнан алып аның батканына кадәр эшләдек. Шунысы истә, эшләгән көннәрем өчен миңа бер чиләк бал, бер йөк бәрәңге, берешәр йөк тары, бодай һәм арыш бирделәр. Киләсе, 1942 елда эшләнгән көннәр өчен берни дә бирмәделәр - бөтенесе дә фронтка китә барды. Әтине, өлкән яшьтә булуы сәбәпле, фронтка алмадылар, аның Җиңүгә керткән өлеше Чиләбенең хезмәт армиясендә булды. Абыем 42нче елда фронтка китте, 45нчедә яраланып, демобилизацияләнде. Бәхеткә, сугышта гаиләбездән беркем дә һәлак булмады, - дип сөйли Лидия Савельевна. 1952 елда ул кияүгә чыга һәм яшьләр Урыссуга күчә. Монда Густова 38 ел дәвамында сәүдә оешмасында эшли. Лидия Савельеваның гомуми хезмәт стажы - 43 ел. Лидия Густова социалистик ярышта җиңүче, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән кеше, ул ике тапкыр Урыссу бистә советына депутат булып сайлана, аның фотосурәте туган предприятиесенең Мактау тактасында да торган.
- Минем гаиләм зур һәм тату: ике балам, өч оныгым һәм дүрт оныкчыгым бар. Мин үземне бәхетле хис итәм. Әлбәттә, озаграк яшәп, бишенче оныкчыгымны күрәсем килә, - ди бүгенге көндә балаларының һәм оныкларының мәшәкатьләре белән яшәгән героебыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев