Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Өч дистә ел дәвамында кешеләргә ярдәм итеп

Римма Әсәдуллина өч дистә ел дәвамында Алабакүл авылында шәфкать туташы булып эшләгән.

1973 елда Октябрьский медицина училищесын тәмамлагач, Римма Мотыйгулла кызы Башкортстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан Кыйгы районында акушерка булып хезмәт куя. 1982 елда ул Алабакүл авылына килә һәм өч дистә ел дәвамында (шуның алтысын рәсми рәвештә лаеклы ялда була торып) җирле медицина пунктында шәфкать туташы вазифасын башкара.
Алабакүлдә яшәүче Татьяна Ткачева сүзләре буенча, авырлыклар күп булуга карамастан, Римма Әсәдуллина бурычын күңел биреп үти. Авыл җирендә шәфкать туташы булып эшләү нәрсәне аңлата? Бу төнге вакыттагы чакырулар да, авыр хәлдәге чирлеләр дә. Шәхси вакыт һәм шартларга карамыйча, кешенең сызлануларын үзенеке сыман кабул итә алырдай һәм авыруларга чын күңелдән җиңеллек китерергә омтылган кешеләр генә мондый шартларда эшли ала. Татьяна Петровна III төркем инвалиды һәм аңа авыл медицина хезмәткәре эше билгеле. Чир көчәйгән вакытта, ул Римма Мотыйгулла кызына еш мөрәҗәгать иткән, чөнки, авылның район үзәгеннән ерак урнашуы сәбәпле, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитәр өчен вакыт кирәк, ә ярдәмне кичектермичә күрсәтү мөһим. Мондый очракларда бөтен ышаныч шәфкать туташына гына. Медицина ярдәменнән башка булдыра алмыйм, - ди Татьяна Петровна. Һәм авылда мондый кешеләр шактый.
Агымдагы елның апрелендә, үзенең урынын бөтенләйгә калдырып, Римма Мотыйгулла кызы лаеклы ялга киткән, әмма аның озак эшләве, шәфкатьлелеге, уяулыгы һәм кешеләрне аңлаганы өчен авылдашлары аны беркайчан да онытмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев