Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Чама хисен белү – тәрбиялелек билгесе

Лилия Вахитовага әле күптән түгел генә Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы белән идарә итүне ышанып тапшырдылар.

Ул белеме буенча юрист, Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын тәмамлаган. Аның хезмәт юлы «Электросоединитель» заводында башланган, ул анда кадрлар бүлеге инспекторы булып эшләгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бәйрәкә авылында туып-үскән Лилия тумыштан балалар церебраль параличы белән авырый. Әлбәттә, мондый авыру кешенең гомер юлында чагылыш тапмый калмый, әмма яшь барган саен кешенең рухы, эчке яшәү көче ныгый бара. Бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә аеруча яхшы чагыла. Бүген Лилия үз эшчәнлеге буенча 65 кешедән торган хезмәт коллективы, төрле бүлекләр һәм хезмәтләр белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш. Бу исә ышанычлы эш, җаваплылык таләп итә.

- Балачакта син башкалардан бераз аерылып торуыңны аңламыйсың, - ди Лилия Рөстәм кызы. - Әлбәттә, без, авыл кызлары, бергәләп уйный, аралаша идек. Ләкин үсә-үсә, юлларыбыз аерылды һәм, ахыр чиктә, мнәсәбәтләр үзгәрде, аралашулар кимеде. Шуңа күрә 10-11 сыйныфларда мин өйдә укыдым.

- Авыл көнкүреше сезнең өчен авыр булдымы? Ни әйтсәң дә, авыл баласына кечкенәдән үк мөстәкыйль булырга туры килә.

- Өй җыештыру, савыт-саба юу һәм башка йорт эшләре минем өстә иде, - ди Лилия. - Ризык әзерләү генә искәрмә булып тора. Күрәсең, әти-әнием мин пешергән төшке аш кичкә генә әзер булыр дип уйлагандыр, - дип елмая ул. - Тик минем өчен гади ризык әзерләү зур мәшәкать түгел.

Лилия Вахитова Урыссуда күп фатирлы йортта яши. Мөстәкыйль тормыш белән яшәү - аның карары. Ләкин аның бу карары атна саен ял көннәрендә әти-әнисе янына авылга кайтырга комачауламый. Дөрес, авылга автобус йөрмәве генә үз кыенлыкларын тудыра. Әмма Лилия чыгу юлын таба. Гомумән, аның белән сөйләшкәндә, аңа бөтенләй дә зарлану хас түгел икәнен аңлыйсың.

- Менә сез яхшы ният белән бүләкләрне тутырырга ярдәм иттегез, - ди ул, - ә мин мондый чакта уңайсызланам, чөнки бу эшне үзем дә эшли алам бит.

Кыскасы, язмабыз героеның ныклы холкы бар. Аның эчке дөньясын камилләштерүдә, һичшиксез, китаплар зур булышлык күрсәткән. Ул балачактан ук күп укый, татар һәм рус әдәбиятын ярата. Ял вакытында татар һәм чит ил эстрадасын, ретро-җырлар тыңларга ярата. Аның бүгенге һөнәри эшчәнлегенә килгәндә, әлбәттә, өлкәннәр ярдәменнән башка булмый. Ул эшендә һәрвакыт тәҗрибәле хезмәттәшләре ярдәменә таяна.

- Әйтик, хуҗалык эше буенча миңа җирле оешма әгъзасы Владимир Тупиков булыша, - ди Лилия Вахитова. - Раиса Тихонова отчет ясау һәм документлар белән ярдәм итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәрвакытта безнең эшебезгә тиешенчә аңлап карый. Район җитәкчелеге, яшьләр бүлеге, үзәк китапханә һәрчак ярдәм кулы суза.

Сукырлар җәмгыятенең җирле оешма максатлары аңлаешлы: күрү буенча инвалидларның тормышларында, әйләнә-тирә белән бәйләнешендә һәм аралашуында һәртөрле ярдәм күрсәтү, аларны хезмәткә, белемгә, мәдәнияткә һәм спортка тарту, Брайль системасы буенча уку күнекмәләрен алуда ярдәм итү һәм башкалар. Җирле оешма әгъзалары төрле түгәрәкләргә актив җәлеп ителә, алар өчен төрле чаралар, Май чабу, Яңа ел һәм башка бәйрәмнәр оештырыла. Оешманың актив әгъзаларына һәм чарада катнашучыларга Лилия, һичшиксез, грамоталар һәм бүләкләр әзерли.

- Ә аларны нинди акчага сатып аласыз? - дип сорыйм.

- Иганәчеләр табарга кирәк, - дип җавап бирә.

- Ә хезмәт хакыгыз нинди, җитәрлекме?

- Әйе, хезмәт хакы әйбәт, - дип җитди җавап бирә ул.

Хезмәт хакының күпме икәнен әйткәч, шуны аңладым: яхшы дип санаган хезмәт хакы да кечкенә булала.  Әнә шундый сөйкемле, көчле кеше ул безнең якташыбыз. Ә күптән түгел «Дубравушка»да узган күрү буенча инвалидлар слеты республиканың күп кенә шәһәрләреннән генә түгел, илнең башка төбәкләреннән дә мөмкинлекләре чикле кешеләрне җыйды. Бу җыен Лилиянең һөнәрилеген сынады. Һәм ул барысын да булдырды.

- Вакытыңны кызыклы һәм мәгънәле уздыру, яхшы аралашу, бергә эшләүчеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек - болар барысы да шатлык, куаныч хисләре өсти, - ди “Чама хисен белеп, булганына шөкер итсәң, барысы да яхшы булачак” дигән фикер белән гомер кичерүче Лилия.

Әле халыкта болай да диләр: тәрбиялелек – ул чама хисен белү. Һәм бу күркәм сыйфат нәкъ менә безнең язмабыз каһарманына хас та инде.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев