Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Чын педагог

Хезмәт дәресе... Әлеге сүзләр хөрмәт иткән укытучым - Бәйрәкә урта мәктәбендә белем бирүче Али Хәмидуллинны исемә төшерә. Али абый чын мәгънәсендә һәрбер укучының хәтеренә кереп калырдый мөгаллим.

Әле бүгенгедәй хәтеремдә, чигәләренә чал иңә башлаган абыебыз беренче дәрестә үк безне үз фәне белән кызыксындыра алды. Ул безне сихри дөньяга алып кереп китте. Үзебез дә сизмәстән аңа иярдек. Гап-гади генә агач безнең нәни кулларыбызда төрле матур формаларга керә иде. Безнең һәр эшебезне мактап, шатландыра белде ул. Ялгышсак та, мактады безне Али абыебыз. Әмма ул мактаулар белән бергә, тиешле киңәшен биреп, хатабызны төзәтергә ярдәм дә итә иде.
Без гап-гади агач кисәкләреннән нәрсәләр генә ясап бетермәдек икән?! Уклау дисеңме, гади бәрәңге төйгеч, чүкеч һәм балта саплары, тырмалар, кием элгеч һәм башкалар. Кыскасы, тормыш көтү өчен кирәк булган күп әйберне ясарга өйрәтте безгә Али абыебыз. Шуннан мин агач эшенә үзем дә гашыйк булдым. Бу сихри матурлыкны, мондый эшне үзе башкарган кеше генә аңлый ала, минемчә. Укытучыбыз мәктәптә "Агачны сәнгатьчә эшкәртү" түгәрәген җитәкли. Дәрестә дә тормышка кирәкле әйберләр ясагач, кызыгып, мин әлеге түгәрәкккә йөреп карарга булдым. Һәм ялгышмадым да. Без монда агачны кисеп тә, көйдереп тә төрле картиналар, стена сәгатьләре өчен нигезләр, декоратив савыт-сабалар, шкатулкалар, шәмдәлләр, гөлләргә аскуймалар ясый идек. Әлеге әйберләрне эшләгәндә, агачны төрлечә бизәкләп кисү ысулларын кулландык. Тутырып кына әйткәндә, Али абый безне үз кулларыбыз белән матурлык иҗат итәргә өйрәтте. Без аңа моның өчен чиксез рәхмәтле, чөнки ул безнең сәләтебезне таный, ача алды. Педагогның төп билгеләнеше шул түгелмени инде? Укытучыбыз ел саен эшләребезне төрле бәйгеләргә җибәрде. Безне күтәрде. Ә нәтиҗәләр куандырырлык иде. Без районда гына түгел, республика күләмендә дә инде ничә ел рәттән югары уңышларга ирешеп киләбез. Т. Ягъфәров (6 сыйныф), А. Зарипов (6 сыйныф), Р. Сәләхов (7 сыйныф), Р. Газиев (9 сыйныф), Р. Вәлиуллов (10 сыйныф) белән түгәрәк көнен көтеп алып, төрледән-төрле матур әйберләр ясый идек. Али абый аларның иң яхшыларын сайлап, республика күләмендә узучы "Агачны сәнгатьчә эшкәртү" дигән бәйгегә тәкъдим итте. Без I һәм II урыннарны алып, дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләндек.
А. Хәмидуллин - 36 ел гомерен Бәйрәкә мәктә-бендә балалар тәрбияләүгә багышлаган кеше. Аны авылыбызда бик хөрмәт итәләр. Үзебезнең дә күргә-небез бар, инде мәктәпне күптән тәмамлаган укучылары аның янына киләләр, читтән кайтучылары, кереп, хәлен беләләр. Ул моңа лаек та. Юкка гына укучыларның әти-әниләре, әби-бабалары аңа рәхмәт әйтеп китми шул. Мөгаллимебез балаларга чын хезмәт тәрбиясе бирә. Шуңадыр да инде узып барганда: "Рәхмәт, Али! Син безнең балаларыбызны чын һөнәргә өйрәтәсең, эшкә мәхәб-бәт тәрбиялисең", - диючеләр еш очрый. Ә мәҗбүр итмичә хезмәтне яратырга өйрәтүне һәр педагог та булдыра алмый. Али Хәмидуллин моны эшли алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев