Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Егетләр аны кулларында күтәреп йөртә

Сирәк очрый торган исемле әлеге кызда ниндидер бер сөйкемлелек һәм җырларны үзенчәлекле итеп башкару осталыгы бирелгән.

Ютазы авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Линера Гыйләҗева бу һөнәренә шунда ук килми, моның өчен аңа күпмедер вакыт кирәк була.

Октябрьский музыка көллиятенең халык фольклоры бүлеген тәмамлагач, ул Уфага китә. Моның сәбәбе — үзенең булачак ире белән танышу була. Уллары тугач, гаилә кечкенә генә булса да ишегалды, бакчасы булган шәхси йорт сатып алу турында уйлый башлый. Кыскасы, зур шәһәр ыгы-зыгысыннан ераккарак күчеп китәргә хыяллана алар. Шулай итеп, яшьләр Ютазы авылына кайтып төпләнә.

— Мин, әлбәттә, һөнәрем буенча эшкә урнашырга теләдем, — дип сөйли Линера, — әмма авыл мәдәният йортында буш урыннар юк иде. Шулай да, башка тармакта эшләгәндә дә, мин авылның клуб эшчәнлегендә актив катнаштым, «Кичке җыр» вокал ансамблендә җырладым. Беләсезме, студент чакта ук (ә вокал буенча минем укытучым Галия Махначева иде) мин практиканы, әгәр шулай дип әйтергә мөмкин булса, «Аяз» башкорт халык фольклор ансамблендә үттем. Беләсезме, җыр мәктәбе ул үзен һәрвакыт искә төшереп тора, үзеннән җибәрми. Шуңа күрә Ютазы авылының мәдәният йортында башта мин бушлай, үз теләгем буенча эшләдем. Соңыннан мине тулы булмаган ставкага алдылар. Ә сәнгать җитәкчесе булып билгеләнгәч, эшчәнлек өлкәм тагын да киңәйде.

Оештыру-ял чараларыннан тыш, Линера балалар өчен бию һәм вокал түгәрәкләре алып бара, концертларда катнаша. Гомумән алганда, аның репертуарында рус һәм татар телләрендә 25-30 җыр исәпләнә. Тамашачылар Линера Гыйләҗеваның авыл мәдәният йорты директоры Наил Җәләев белән бергәләп башкарган татар җырын лаеклы бәяләгән. Гомумән, авыл мәдәният йорты коллективының эше җайга салынган, биредә алар бар эшне дә бергәләп, киңәшләшеп башкара. 

— Ә Яңа ел бәйрәме өйдән читтә узамы? — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

— Әйе дә, юк та, — дип җавап бирә ул. — Кагыйдә буларак, 27 декабрьдә балалар өчен кичәләр, 29 декабрьдә — бал-маскарад, 31 декабрьдә кичке 8дән 10га кадәр дискотекалар уза. Һәрхәлдә, Яңа елны без өйдәгеләр белән бергә каршылыйбыз.

— Балалар бу вакытта инде йоклыйдыр?

— Сез нәрсә! Бу вакытка аларның әле икенче сулышы гына ачыла.

Сүз уңаеннан, Линера һәм Вадим Гыйләҗевлар өч ул тәрбияли — 11 яшьлек Альбертны, 9 яшьлек Робертны һәм 7 яшьлек Ремирны. Өстәвенә, Линераның апасы да, сеңелесе дә юк, ике абыйсы гына бар икән. Димәк, безнең мәкаләбез каһарманы ир-егетләр арасында гомер кичерә. 

— Алар сезне, мөгаен, кулларында гына күтәреп йөртәдер? — дип шаяртам.

— Әйе, зарланмыйм, — дип елмая ул. — Улларым акыллы, тыңлаучаннар. Мәктәптә бирелгән биремнәрне һәрвакытта да, әлбәттә, үзләре башкармый, ләкин алар өйне дә җыештыра, савыт-сабаны да юып куя.

Линера белән сөйләшүебез түземсезлек белән гаилә башлыгының ялга кайтуын көткән көннәрдә узды. Вадим инде менә җиденче ай контракт буенча махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Блиндажларда яшәү, даими куркыныч-хәвеф астында булу туганнарыңны һәм якыннарыңны, гаиләңне тагын да ныграк кадерләргә өйрәтәдер, мөгаен. Линераның репертуарында «Очрашабыз тик хыялда» дигән җыр бар. Ул аны аерылу сагышын йөрәге аша уздырып, күңелендә җыелган борчу-хәсрәтләрне җиңеп башкара... Кызганычка каршы, гаилә башлыгына декабрьдә, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ялга кайтырга насыйп булмаган. Вадим Гыйләҗевнең өенә ялга кайтуы февральгә кадәр кичектерелгән. Хәер, сагынышкан парларның хисләре кайнаррак, уллары һәм тормыш иптәше белән үткәргән һәр мизгеле кыйммәтлерәк булачак. Яңа, 2024 елны бу гаиләдә аеруча түземсезлек һәм өмет белән көтәләр. Нинди ел килүенә карамастан, Аждаһамы яки башка "җанвар"мы, мөһим түгел. Иң мөһиме — ул безгә, кешелек дөньясына, тынычлык алып килергә тиеш.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев