Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Элекке агроном булмый, яки ул ничек крамбе үстерүгә керешкән

Ралит Хәйдәров районда күпләргә таныш: ул озак еллар Урыссуның 124 нче һөнәри училищесы белән җитәкчелек итте.

Билгеле булганча, училище карамагында җитештерү хуҗалыгы эшләде. Алар дүрт гектарда язгы һәм көзге культуралар чәчте һәм яхшы гына уңыш алды.

Лаеклы ялга чыккач һәм берничә ел башка урыннарда эшләгәннән соң, Ралит Хәйдәров җир эшен сагына башлый. Заманында Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаган белгеч буларак, ул үсемлекчелек белән яхшы таныш. Еш кына аңа бәлки арендага җир алырга һәм районда әле кулланылмый торган берәр үсемлек үстереп караргадыр, дигән уй килә. Районда гына түгел, Рәсәйдә дә әле танылып килүче берәр культура, мәсәлән. Безнең барыбызның да биоягулык турында ишеткәне бардыр. Ләкин моны артык җитди кабул итеп бетермибез. Сүз дә юк, аны җитештерү һәм куллану мөмкинлекләре якын елларда түгел, ә якын киләчәктә әле ачылачак. Районның агрокиңәшмәләрендә еш яңгыраганча, бүгенге көндә рапс киләчәкнең уңышлы агрокультурасы булып санала. Сүз уңаеннан, Европа Берлеге җитештергән биодизель ягулыгының якынча 80 проценты рапстан ясала. Биоягулыкның өстенлекләре, һавага газ бүлеп чыгармауда гына түгел, ә машина двигателенең хезмәт итү вакытын арттыруда да.

— Крамбе культурасы мине биоягулык өчен чимал чыганагы буларак кына кызыксындырмады, — ди Ралит Хәйдәров. — Аның кыйммәте — косметологиядә кулланылган маенда. Әлбәттә, эшкә керешкәнче, мин мәсьәләне җентекләп өйрәндем, Уфаның авыл хуҗалыгы институты укытучысы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Радик Гайфуллин, Пенза фәнни-тикшеренү институты профессоры, фән докторы Татьяна Прахова белән даими элемтәдә булдым...

Мәскәү янындагы лабораторияләрнең берсендә үткәрелгән нәтиҗәләр нигезендә, Ралит Хәйдәровка сертификат бирелгән. Сүз уңаеннан, крамбе — әвернә чәчәкле майлы культуралар селекциясеннән, корылыкка чыдам үсемлек булып санала. Һәм бу аеруча мөһим. Чөнки соңгы елларда бездә гадәттән тыш эсселек һәм корылык гадәти күренешкә әверелеп бара. Белгечләр фикеренчә, бу үсемлек, рапска караганда, корылыкка чыдамрак һәм корткычлар белән дә азрак зарарлана.

— Монда бәхәсләшергә урын бар, — ди Ралит Хәйдәров. — Үсемлекне карау, кайгырту бик кирәк. Бер фасылда без биш-алты тапкыр микроэлементлар — гербицидлар һәм пестицидлар белән эшкәртәбез.

— Ә чәчүне ничек башкарасыз?

— Гадәттәгечә, чәчкечләр белән чәчәбез.

— Уңыш югарымы?

— Әйе. Гектарыннан 19,8 центнер уңыш алдык. Фәнни-тикшеренү институтларының күрсәткечләре — гектардан 14-15 центнер.
Ләкин яхшы уңыш үстерү генә аз булып чыга. Киптерү технологиясен төгәл үтәргә кирәк. Бөртекләрнең дымлы булуы майның әчүенә китерергә мөмкин. Чөнки авыл хуҗалыгы белгеченең ахыргы максаты — нәкъ менә крамбеның мае. Монда яңа хәл итәсе мәсьәлә килеп чыга: майны ничек сыгарга? Дөресрәге, нәрсә белән? Салкын ысул белән май чыгарыр өчен махсус пресслы җиһазлар кирәк. Аны төрле төбәкләрдән эзләп карыйлар. Әмма мондый агрегат үз районыбызда ук табыла. Төгәлрәге, «АгроМир» җәмгыятендә. Предприятие җитәкчесе Сирин Галиев авыл хуҗалыгы ветеранына шушы эш өчен җайланмаларны бирә. Шулай итеп, май сыгыла, махсус сыемнарга тутырыла, соңыннан кечкенә шешәләргә салына. Нәтиҗәдә, чималның сыйфатын сынау-тикшерү нәтиҗәсендә, косметологиядә кулланылучы әлеге майның үзенчәлекле кыйммәте раслана.

— Иң кыйммәтле кремнарда крамбе маеның күләме 3тән 5 процентка кадәр. Бу үзенчәлекле чималны Европада танылган косметология компанияләре киң куллана. Ул йөздәге җыерчыкларны тигезләргә ярдәм итә, тирене яшәртә, тукландыра, дымландыра, чәч коелуын булдырмаска ярдәм итә. Өй шартларында исә крамбе маен кушып, өлкәнәйгәч тәнгә чыгучы пигмент тапларыннан котылу өчен мазь әзерләргә мөмкин, — ди Ралит Хәйдәров.

Кыскасы, "Ютазы эликсиры«ның кулланылыш дәрәҗәсе шактый киң, сатып алучыларның ихтыяҗы югары. Һәм, иң мөһиме, «бәя — сыйфат» нисбәте кулланучы файдасына. Шулай да, безнең якларда крамбе чәчүне тулы күләмдә кертү турында сөйләргә әлегә иртәрәктер.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев