Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Эшкә бәя - кешеләр хөрмәте

Якшәмбе көнне почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен - Россия почтасы көнен билгеләп узачаклар. Ютазы авылында эшләүче Алсу Хафизова да шулар арасында.

Алсу Хафизова халык арасында яхшы сүз белән телгә алынучы хат өләшү-челәрнең берсе. Алсу Ринат кызының хат ташучы булып эшләвенә әле бер ел да юк - почта элемтәсе узелына ул 2011 елның августында урнаша. Моңа кадәр Алсу сәүдә өлкәсендә хезмәт күрсәткән. Эш сөючәнлеге, игелеклелеге һәм ачык күңеллелеге белән ул кыска вакыт эчендә кешеләрне үзенә җәлеп итә. Ютазы авылында яшәүче Фәүзия Земскова А. Хафизова хезмәт күрсәткән участокта яши. Аның мәгълүматлары буенча, Алсу Ринат кызы пөхтә итеп, көнен-көнгә туры китереп, газета һәм журналларны алып килә, өлкән яшьтәге кешеләргә пенсияләр тарата, басмаларга яздыра. "Алсу ялда булганда, без аны юксындык", - ди Фәүзия ханым. Кешеләр арасында хөрмәт казану - кеше хезмәтенә иң яхшы бәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев