Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Һөнәрләрнең иң асылы – укытучы

Укытучы! Ул – һәр һөнәргә юл башы. Кем генә булмасын: төрле батырлыклар күрсәткән каһарманнар, танылган галимнәр, ил башлыклары да үзләренең ирешкән уңышлары белән, беренче чиратта, үз укытучыларына бурычлы.

 

 Алар үзләренең ачык йөзләре, килеш – килбәтләре, матур итеп сөйләшүләре, җылы карашлары белән безне һәрвакыт сөендерделәр. Мин мәктәптә укыганда ук аларның авыр да, җаваплы да, мактаулы да һөнәрләренә сокландым, аларга охшарга тырыштым. Укытучы һөнәрен сайлавымда да аларның роле зур булды.Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы. Минем укытучыларым да нәкъ шундыйлар иде. Иде дим, чөнки миңа белем биргән, мине олы тормыш юлына озаткан остазларымның күбесе бу якты дөньяда юк. Аларның урыннары җәннәттә булсын, дөньялыкта кылган изгелекләрен ходай тәгалә уң кылсын.

Укытучы булу җиңел түгел. Аны чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре дип әйтер идем. Алар һәрвакыт сабыр, көчле ихтыярлы һөнәр ияләре. Сабырлыклары аналар сабырлыгына тиң. Шуның өчен дә укытучыларны әниләргә тиңлиләр. Үз укучысы өчен укытучы җанын – тәнен бирә, күңел җылысын куша, балалар белән бергә шатлана да, көенә дә. Минемчә, башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки ул шәхес тәрбияли. Мин боларның барысына да үзем 35 елдан артык мөгаллим булып эшләү дәверендә чын – чынлап инандым. Балалар күңеленә изгелек орлыклары салуда миңа үз укытучыларымның тормыш тәҗрибәләре бик зур ярдәм итте.

Үзем 1975 нче елда атказанган галимнәре, табиблары, профессорлары, фән эшлеклеләре, укытучылары белән дан тоткан Кәрәкәшле урта мәктәбен тәмамладым. Без иске агач мәктәптә белем алдык. Иске булса да, һәр иртәдә сөенеп бара идек. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки безнең шатлык- кайгыларыбызны уртаклашырга әзер торучы олы җанлы укытучыларбыз каршы ала иде безне.

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр. Көндәлек тормышның борчу – мәшәкатьләре, шатлык – көенечләре белән көн артыннан көн үткәнен сизми дә кала адәм баласы. Тиздән үземнең дә туган мәктәбемдә белем алып, олы тормыш юлына басуыма 50 ел булачак. Шушы вакыт аралыгында  миңа белем биргән укытучыларымның байтагы бакыйлыкка күчкән. Бары тик берничәсе белән генә аралашып, күрешеп торабыз.

Шуларның берсе – минем география укытучысы, 4 нче класста сыйныф җитәкчем булган  - Фәррахова Рәсимә Инсафетдин кызы. Рәсимә апа сез укытучы һөнәренең тәмен, дәрәҗәсен, сер – хикмәтләрен яхшы аңлап, бөтен җаваплылыкны үз өстегезгә алып, кулыгызда тулы бер буынның киләчәк язмышы булуын тоеп эшләдегез. Бу – чын-чынлап югарыдан иңдерелгән олы бер миссия. Рәсимә апа Сез безне зур тормышка әзерләп, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр һәрчак янәшәдә, безнең белән булдыгыз. Үзегезнең хезмәтегез белән тормышта лаеклы урынымны дөрес билгеләргә, бәхетемне яраткан хезмәтемдә – яшь буынны тәрбияләүдә табарга ярдәм иттегез.

Туган телебезнең матурлыгын тоярга, татар телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләүче Яркәева Алина Камил кызы да һәрчак йомшак тавышы, сабыр холкы белән күңел түрендә саклана. Һәр дәресен мавыктыргыч итеп үткәреп, үземдә дә бу фәннәргә карата кызыксыну тәрбияләп кенә калмады, ә нәкъ аның кебек ана теле укытучысы булу теләге дә уятты. Теләк – омтылышым көчле булганга, мин 30 елдан артык балаларга тел – әдәбият буенча белем бирдем, әдәби әсәрләр аша тәрбия бирергә тырышып, остазым үрнәгендә эшләдем.

Физика укытучыбыз Гөлфирә Вагыйз кызы югары уку йортын тәмамалап, яңа гына мәктәпкә укытырга кайткан иде. Яшь булуына карамастан, ул үзен яраттыра белде, балалар күңеленә якты нур салды. Гөлфирә апабыз шулай ук лаеклы ялда. Ләкин ул бер дә тик тормый, туган авылында башлангыч хатын – кызлар оешмасын җитәкли. Безгә белем бирү дәверендә никадәр тырыш булса, хәзер дә  авылда барлык чараларга башлангыч биреп, актив яшәү рәвеше алып бара. Хөрмәтле укытучыларым! Сезнең һәркайсыгыз алдында мин баш иям.

Укытучы хезмәте бер дә җиңелләрдән түгел, әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Бу һөнәр чиктән тыш күп иҗат  мөмкинлекләре бирә. Укытучы булу кыен, әмма мөмкин.

Бүгенге көндә үзем дә лаеклы ялда. Үзем белем биргән укучылар арасында укытучы һөнәренә карата мәхәббәт тәрбияли алганмын икән – мин бәхетле. Гаиләмне дә чын мәгънәсендә укытучылар гаиләсе дип курыкмыйча әйтә алам. Тормыш иптәшем белән икебезгә 85 елдан артык педагоглык стажыбыз бар. Моңа тагын өстәп, кызым белән улым да педагог һөнәрен сайладылар. Бу горурлык түгелмени?!

Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: “Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез”, - дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Чөнки, син – Укытучы! Һәр баланың күңел түрендә чын мәгънәсендә зур хәрефтән язылырлык Укытучы булып калырга кирәк.

Кәрәкәшле урта мәктәбенең 1975 нче елгы чыгарылыш укучылары исеменнән Вәлиәхмәтова (Гайсина) Дания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев