Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Җиңүгә ихтыяр аның канында

Хәлил Фәрхетдинов районда беренчеләрдән булып шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлде. Аның казанышы, "Фарвин" ҖЧҖ дип аталган кибетләр челтәре бүген дә уңышлы эшләүчеләр рәтенә керә.

Эшмәкәрнең үсеш юлы
Урыссу бистәсендә туып үскән Фәрхетдинов сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәри-техник училищега укырга керә. Ул ике елга якын "Электросоединитель" заводында слесарь-механик булып эшли. Аннары Чаллыдагы автомеханика техникумына укырга керә. Һәм укуын тәмамларга ай ярым вакыт калгач, армиягә чакыралар.
- Мин ундүрт яшьтән эшли башладым. Хезмәт хакын әнигә бирә идем. Әти-әнидән акча сорау гадәтем булмады. Шуңа күрә үземне армиягә озату кичәсен бемит заводында эшләп алган акчага оештырдым. Львов өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. "Бабайлар" белән эләгешү спорт характерында булды, аларны хәрби самбога өйрәттем,- дип сөйли Хәлил Зәки улы.
Эшмәкәр Фәрхетдиновның үсешенә Урыссу сәүдә оешмасында эшләү булышлык итә - башта транспорт йөртүче, аннары экспедитор булып хезмәт куя. Ул бу вакытта үзен "ирекле сәфәргә этеп чыгарган" җи-тәкчесе Фәйзрахман Әлтәповка рәхмәтле. Комиссия утырышында Фәрхетдиновка үз эшен ачуга рөхсәт бирү турында карар кабул ителә. Яңа эшмәкәрне яклап саллы сүзен ул вакыттагы УБЗ директоры, район советы депутаты Рәхимҗан Шәйгарданов әйтә. Шулай итеп, комиссион кибет өчен мәкаләбез герое бина арендалый. Берничә елдан соң аңа бүгенге көндә гамәлдә булган "Фарвин" өчен ташландык участок алырга мөмкин була. Тегү мастерское, ларек, банкет залы, сәнәгать товарлары бүлеге, эконом-кибет... Һичшиксез, әлеге социаль әһәмияттәге объектлар эше район халкының куллану ихтыяҗын арттыруга булышлык итә. Мәкаләбез герое әйтүенчә, шәһәрләр буенча күп йөрү сәбәпле, еш кына йокысы туймый. Таксида да эшли. Нәкъ менә әлеге гади булмаган чорда Хәлил Зәки улы үз эшен ача да инде. Үзеңне куркыныч астына куюмы? Һичшиксез. Әмма әлеге кеше ниндидер какшамас үзәк белән туган диярсең. «Фарвин» ҖЧҖда бүгенге көндә 52 хезмәткәр исәпләнә. Әлеге кече предприятие - даими рәвештә салым түләүче, көндәшлеккә сәләтле һәм перспективага эшли.
Спорт белән чыныккан
Әле мәктәп эскәмьясеннән үк Фәрхетдинов спорт белән мавыга. Ни белән генә шөгыльләнми ул? Самбо, каратэ, баскетбол, җиңел атлетика, чаңгы, мылтыктан ату, шахмат - бу аның мавыгуларының тулы исемлеге түгел. Мәсәлән, 1976 елда Лениногорскта зона ярышларында җиңеп, республикада Татарстан чемпионы исемен яулый. Фәрхетдинов бүгенге көнгә кадәр җиңүгә ихтыяр тәрбия-ләгән укытучысы Рево Богдановны җылылык белән искә ала. Дөрес, Россия дәрәҗәсендәге уеннарда катнашырга мөмкинлек булмады, ди мәкаләбез герое. Акча кытлыгы аркасында. Мөгаен шуңадыр да, эшмәкәр булганнан соң, ул районның яшь спортчыларына төрлечә булышлык күрсәтә. Хәер, ул әлеге эшне бүген дә дәвам итә. Вакытында Хәлил Зәки улы "Алтын йөрәкле кеше" грамотасына ия була: ул күрсәткән иганәчелек дәрәҗәсе суммар күләмдә бер елга 140 мең сум тәшкил итә. Әмма соңгы вакытта меценатлыкка саклык белән карый башлый. Кайчандыр Урыссудагы 2 санлы мәктәп директоры Леонид Воробьевның үтенече буенча, әлеге мәктәпнең спорт залында балаларны самбога өйрәтә. Бушлай. Ни өчен акча алмадыгыз, дигән сорауга: алардан нинди акча инде, иң мөһиме, урамда юкны бушка аударып йөрмәсеннәр, нәрсә белән булса да мәшгуль булсыннар, ди.
- Шунысы кызыклы, ул вакыттагы үсмерләрдә инде хәрби сыйфатларны күрергә мөмкин иде. Спорт залындагы тренировкаларга җитди караган малайлар тормышта да билгеле югарылыкка ирешә алды. Кеше уңышында талант өлеше - биш процент тирәсе, калганы - хезмәт һәм тырышлык, - ди Хәлил Зәки улы.
Дзюдо буенча спорт мастерына кандидат Фәрхетдинов барыбер яраткан спорт төре дип көрәшне саный. Бу спорт төрендә аның уллары Радик һәм Вадим да уңыш казана. Шуны да өстәп әйтәсе килә, аларны тәрбияләүдә Фәрхетдиновның әти-әнисенең роле зур. Әниләре белән әтиләре бизнес корганда, әбиләре һәм бабалары оныкларын карый - балалар бакчасына илтәләр һәм барып алалар, алыштыргысыз ярдәмче булалар. Гомумән, Хәлил әфәнде өчен гаилә - какшамас нигез. Аның тормыш иптәше Алла Владимировна - нечкә табигатьле шәхес, көнләшерлек тормыш зирәклегенә һәм сабырлыкка ия. Ул - Хәлил Зәкиевичның илһамландыручысы, ә "Фарвин" - аларның уртак бизнесы. Тормыш иптәшеннән уңган мәкаләбез герое. Әмма эш уңуда гына микән? Ул гади булмаган, күтәрелешкә юнәлтелгән юлын үзе сайлый. Үсмер чагында артык тырыш булмаган үзен дә үзе тәрбияли. Юлында һәм фикерләрендә туры итеп. Күптән түгел Х. Фәрхетдинов 50 яшь бусагасына атлап керде. Әгәр дә яшәгәннәренә нәтиҗә ясасак - бик яхшы. Данлы юбилеена саллы бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X