Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Җирдә эшләп сихәт таба

Бүгенге әңгәмәдәшемнең әнисе 93 яшендә вафат булган: кичен бакчада җыелган чөгендерне чистарткан, ә иртән исә... бакыйлыкка күчкән.

Аның хәтта медицина картасы да юк иде, ди Дым-Тамакта яшәүче кызы Гөлчәчәк Шәрәфиева. Ә ул  үзе исә бөтенләе белән әнисенә – көчле ихтыярлы  кешегә охшаган, диясе килә. Үзегез уйлап карагыз, ярыйсы олпат яшьтә (Гөлчәчәк Мәгъсүм кызына 71 яшь) яташыбыз һөнәри юлын дәвам итә – күрше Октябрьский шәһәрендәге «Альтернатива» заводы станогы артында хезмәт куя. Эшкә үз машинасында бара. Мондый яшәеш рәвеше гаилә тормышын башлап җибәрүче кешеләргә күбрәк тап килә кебек. Ә лаеклы ялда, кабатлау өчен гафу итегез, лаеклы ял итәргә кирәк ләбаса.  Шәһәрдәге зур булмаган фатирда яки бер-ике, өч сутый участокта үткән еллардагы хезмәт батырлыкларын лаеклы дәвам итәргә була ич. Юк, бу безнең якташыбыз турында түгел. Ире белән икесе биләгән җир-йорт мәйданы авылча гаять зур. Түтәлләрне утаганда бераз ял итеп: «Эшләргә  яратам, әмма «эш»  дигән сүзнең урысча “раб”  тамыры (работать) һич кенә дә ошамый», - дип кабатларга була кыскасы...  Гөлчәчәк ханымның «алгы план»  вазоннарындагы күз явын алырдай  чәчәкләре тирә-юньгә ямь бирә. Алар бихисап. Тормышны данлау  өчен махсус утыртылган сыман. Ни генә әйтсәң дә, күптөрле тормыш күгендә соры һәм моңсу төсләр җитәрлек бит. Бәлки  Гөлчәчәк Мәгъсүм кызы кебек шәхесләр үзләренең илһам көче, бетмәс дәртләре белән төшенкелеккә бирелүчән кешеләрне яшәргә рухландырыр өчен туганнардыр...
- Башкалар ничектер, белмим, - ди ханым, - ә менә минем чәчәкләрне күргәч, күңелем шатлана. Бәрхетләрнең төрле сортларыннан - 1500 данә, петуниялар - 500 гә якын. Мин аларны бары тик борын төрткән үсентеләр килеш кенә 10 сумнан сатып алам. Февральдә стаканнарга утыртам, мартта – теплицага. Дөресрәге, теплицадагы парникка.
 - Шулкадәр мәшәкать…
- Мәшәкать түгел,  хезмәтеңнән алган бәхет кенә.
 - Сез Дым-Тамактанмы?
- Әйе, - дип елмая Гөлчәчәк Шәрәфиева. - Мин 1954нче елгы. Узган гасыр кешесе дияргә була. Үткәннәргә борылып караган саен, ул чорның никадәр уңай  булуына тагын бер кат инанам. Әйе, гадирәк яшәдек, бүгенге муллык – азык-төлек, төзелеш материаллары ишеләр  дефицит иде. Шуңа да карамастан, ниндидер яктылык  белән тулы искиткеч вакыт иде ул. 
 - Бәлки, яшь чак булгангадыр?.. Сугышта катнашучылар да яу сукмаклары турында  җылылык белән искә алалар бит...  Мәктәпне тәмамлаганнан соң кайда укыдыгыз?
- Туймазыга киттем. Анда медицина пыяласы заводында училище бар иде. Укып чыккач, пыяла заводында эшләдем. Ул елларда тулай торак бирәләр иде. Ә 1976нчы елда «Автоприбор " га эшкә урнаштым. Завод әле яңа гына җитештерүгә керешкән чак иде. 
Кыскасы, якташыбызның хезмәт юлы сәнәгать предприятиеләре белән бәйле. Җитештерү өлкәсендә ул  судагы балык кебек. Югыйсә, пенсиягә чыкканнан соң  һөнәри юлын дәвам итмәс иде. Улы һәм кызы  да  гаиләле, һөнәрдә уңышка ирешкәннәр. Кызы Сургутта яши, клиникаларның берсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли, улы да «Альтернатива»да хезмәт куя. Безнең язма героебыз эшкә дә, тормышка да ихластан шатлана белә. Картайган әтисен дә авырсынмый карый ул. Бөек Ватан сугышы инвалиды Мәгъсүм Сабир улы Кәримов олыгайган көнендә аяксыз кала, инвалид коляскасында йөри. Гөлчәчәк ханым аны Октябрьскийдагы  фатирына алып китә. Медикларга якынрак булыр өчен фатирга яздыра. Атна саен авылга алып кайта. Ярый әле, ул вакытта инде машина йөртү таныклыгына ия була. Ә аннары инде... әнисе, абыйсы, энесе якты дөньяны ташлап китә. Моның белән генә сынаулар бетми әле. Димтамактагы ата-ана йорты яна. Ярый, уртак көч белән яңасын төзиләр, арытаба киңәйтәләр, ахырда тырыш ханым бөтенләйгә туган йортына күченә. 
 - Балалар киләме соң? - дип сорыйм.
 - Әлбәттә! - дип җавап бирә ул. – Кызым еракта, Төньякта. Шуңа да карамастан, елына өч-дүрт тапкыр кайтып әйләнә. Ә инде улымның гаиләсе турында әйтеп тә торасы юк: киленнең туган йорты безнең өйгә каршы  гына.
 Гөлчәчәк ханым, ире Маннур  50 тавык, 20 үрдәк, 30 бройлер да асрыйлар, бозау да симертәләр. Бакчаның яртысына ук күпьеллык үлән чәчелгән. Ә инде бәрәңге басуы, помидор-кыяр турында сөйләп тә торасы юк. Бу төр яшелчәләрне үстерү авыл халкы өчен  үзеннән-үзе аңлашыла торган гадәти хәл. Шулай да бер мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк әле: безнең хуҗабикә тозланма-кайнатмалары белән бик теләп бүлешә. 
- Октябрьскийдагы, Урыссудагы мәчеткә һәм мәдрәсәгә илтәм, - дип елмая якташыбыз. - Болай гына бирәм. Үзендә булмаганнарга. Үз гомеремдә бер генә банка  да сатмадым. Нигә сатарга ди? Безгә җитә бит.
Дөрестән дә, чаманы белсәң, мулдан уңарсың.
  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев