Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Иске Каразирек авылыннан Вәлиевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп уза

Шундый гаиләләр була: аларга карап сокланасың, алардан үрнәк аласың, шулай матур яши белүләренең серен белергә телисең. Бер-берсенә хөрмәт белән яшәгән гаиләләрдән үзгә булган җылылык бөркелә.

Язмамны шундый гаиләләрнең берсе - Рәсимә һәм Салих Вәлиевларга багышлыйм. Моннан ярты гасыр элек күрше Туймазы райны Тукмак-Каран авылының чибәр кызы Яңа Каразиреккә килен булып төшә. Бу вакытта педагогика училищесын тәмамлаган Рәсимә, Уфа педагогия институты студенты була. Яңа Каразирек авылыннан Салих исемле егет белән очрашкач, кызның мәхәббәт хисе башын әйләндерә, ул хәтта читтән торып уку бүлегенә күчә. Тиздән ике яшь йөрәк кавыша. 1960 еллар була бу. Кызны, башкаларныкы кебек үк, салам түбәле кечкенә йорт каршы ала. Туй мәҗлесен дә күршедәге хәллерәк абзыйларында уздыралар. Ләкин тәвәккәл яшь хатынны бернинди киртәләр дә куркытмый, Салих та максатчан, оста куллы ир булып чыга. Алар дүрт ел эчендә яңа өй өлгертеп, шунда күченә. Яшьләрнең Салих абый яклап әнисе белән әбисе дә яңа йорт түреннән урын ала. Рәсимә апа өч дистә ел каенанасы белән бер түбә астында тату гомер кичерә.

Гаилә тормышы үз агымы белән бара. Салих абый иртә таңнан караңгы кичкә кадәр тракторында туган авылы кырларын иңләсә, Рәсимә апа һәр иртә яраткан эш урынына - мәктәпкә, укучылары янына ашыга. Мәктәп урнашкан Иске Каразирек авылына ул көн саен алты чакрым ара узып барып кайта. Тик аны бу чакрымнар куркытмый - ул балалар күңеленә физика һәм математика фәннәреннән мәхәббәт орлыклары сала, төннәрен дәресләргә әзерләнә, кочак-кочак дәфтәрләр тикшерә. Моннан тыш ул әле җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Рәсимә Юныс кызы - авыл советы депутаты, агитатор, хатын-кызлар советы рәисе... Тырыш хезмәтнең җимеше дә татлы була: 1982 елда республиканың атказанган укытучысы исеменә, биш елдан соң Россиянең халык мәгарифе отличнигы күкрәк билгесенә ия була. Мәктәп укыту-тәрбия комплексы итеп үзгәртеп корылгач, 1993 елда Рәсимә Юныс кызы директор урынбасары булып Яңа Каразирек балалар бакчасына урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда тырыш хезмәт куя.

2014 елның җәендә Яңа Каразирек авылы оешуга 100 ел тулу билгеләнеп үтелде. Шул уңайдан авылның йөз еллык тарихына багышланган "Гасырга тиң гомер" исемле китап нәшер ителде. Авторы - Рәсимә Вәлиева. Авыл турындагы мәгълүматларны өйрәнү һәм туплау зур көч һәм күп вакыт таләп итә. Рәсимә Юныс кызы бу эшне дә тиешле дәрәҗәдә башкарып чыга. Әлбәттә, аңа бу эштә балалары, авылдашлары ярдәмгә килә. Шулай да төп киңәшчесе һәм ярдәмчесе - гомеренең 45 елын газиз җиренә багышлаган, бәхетен туган туфрагында тапкан алдынгы механизатор тормыш иптәше Салих абый була.

Алыш-ярышларда беренчелекне бирмәүче Салих абый, "корыч" атын гына буйсындырып калмый, үзе артыннан яшь "байкалчыларны" да ияртә, аларга техника серләрен төшендерә. Күкрәк билгеләре белән зурланган хезмәт сөючән тракторчыга 2001 елда республиканың атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелә. Салих абый җиргә булган мәхәббәтне улы Рөстәмдә дә тәрбияли ала. Ул авыл хуҗалыгы институтында инженер һөнәрен үзләштерә. Туган-үскән урамында ук төпләнеп, гаиләсе белән мул тормышта яши, бер ул, бер кыз үстерәләр. Киленнәре Асиядән дә уңды Вәлиевлар. Каенана белән килен арасында җылы һәм эчкерсез мөнәсәбәт. Вәлиевларның үз кызлары югары белем алып, Баулыда төпләнде.

Кышкы йокыга талган авыл урамы уртасында мәһабәт йорт тора: зур һәм төзек абзар-куралар, ихата тулы мал-туар. Йорт эченнән татар халкының кунак ашлары исе бөркелә. Биредә бүген олы бәйрәм - Вәлиевлар гаиләсе алтын туйларын тантана итә. Йорт эче тулы балалар, оныклар, туган-тумача. Искә төшерәсе күңелле хатирәләребез, җиткерәсе теләкләребез бик күп - без, хезмәттәшләре дә ашыга. Чөнки Рәсимә һәм Салих Вәлиевлар белән бер очрашып, сөйләшеп утыру - үзе бер гомер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев