Язмыш миңа тормышы төрле юлдан китә алырдай искиткеч кеше белән танышу мөмкинлеген бирде. Аның язмышы башкача түгел, нәкъ менә шулай.
Бүгенге хикәябез өлешенә җитәкче булуның авыр бурычы төшкән кеше турында барачак. Аның тирә-ягында булган кешеләр, үзенең иңнәренә яткан эшне ул лаеклы башкарып чыга, диләр. Ә ул үзе, авыл хуҗалыгының тыйнак хезмәтчәне, үзе турында сөйләү тәкъдименә бик сирәк кенә ризалык белән җавап бирә.
Атлас Гайнетдинов белән таныш булган кешеләр, мөгаен, нәкъ менә аның юбиляр икәненә төшенгәннәрдер дә инде. Ә аны кешеләр хөрмәт итүенә бернинди шик юк. Атлас Фәрит улының коллегалары, кул астындагы кешеләре аны түбәндәгечә тасвирлый: "Тыйнак, аралашучан, кешелекле. Соңгы сыйфат бик сирәк җитәкчегә хас. Безнең Атлас Фәрит улы кул астындагы кешеләрендә нәкъ менә кешелеклелек сыйфатларын бәяли, авыл хуҗалыгындагы һәрбер хезмәткәрне танып белә диярлек, аларга әтисе исеме белән мөрәҗәгать итә. Яхшы белгеч булуыннан тыш, безнең начальник эшне оештыра белә торган кеше. Таләпчән, күп нәрсәдән хәбәрдар: аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була".
Характеристикадан берничә коры факт: "Гайнетдинов А. Ф. Ютазы районы агросәнәгать комплексында эшләр торышы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аппараты хезмәткәрләренең хезмәт һәм эшне башкару дисциплиналары өчен шәхси рәвештә җавап бирә... Туфракның уңышлылыгын арттыру һәм табигатьне саклау буенча чаралар комплексын кертүне тәэмин итә... Терлекләрнең токым составын һәрьяклап яхшырту, малларны тукландыруның һәм тотуның яңа технологияләрен кертү, ит һәм сөт терлекчелеген үстерү буенча чаралар кабул итә... Бөтен өлкәләрне комплекслы механизация-ләү нигезендә авыл хуҗалыгы производствосын индустриальләштерү, яңа техниканы һәм ресурсларны саклау технологияләрен кертү буенча чараларны башкара... Әлеге вазифада хезмәт иткән вакыт аралыгында үзен грамоталы, югары потенциаллы югары дәрәҗәдә оешкан, иҗади эшләүче җитәкче буларак таныткан. Принципиаль, үзенә һәм тирә-яктагыларга таләпчән, аралашучан була торып, җитәкчелектә һәм хезмәтне оештыруда экспериментларга җиңел генә бара.
Атлас Гайнетдинов 1962 елның 15 сентябрендә Каразирек авылында дөньяга килә. Ул эш сөючән, кызыксынучан, бик хәрәкәтчән булып үсә. Бала-чагыннан ук спорт белән дуслаша. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, А. Гайнетдинов, хыялын тормышка ашыру өчен, ерак шәһәргә китә. Әмма әтисе, өйдә берүзе калып, болай дип әйткән: "Улым, кайт, миңа синең ярдәмең кирәк". Һәм улы, өенә якынрак булган Уфа авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, әйләнеп кайта. Институтны уңышлы тәмамлап, белгеч-зоотехник дипломына ия була. Һәм беркайчан да спортны ташламый. Атлас Фәрит улы - җиңел атлетика буенча СССРның спорт мастерына кандидат, марафончы. Азнакай районының баш зоотехнигы булып эшли. 2001 елдан безнең районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җи-тәкли. Казанышлары, авыл хуҗалыгын үстерүгә керт-кән өлеше өчен Атлас Гайнетдиновка "Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре" исеме бирелә.
Җитәкче булуы җиңелме? Әлеге сорауга җавап катлаулы һәм күп мәгънәле. Әмма безнең героебыз белән булган очракта тулы ышаныч белән шунысын әйтеп була: ничек кенә булмасын җитәкче вазифасы җиңел түгел. Шулай да безнең юбиляр аңа күрсәткән ышанычны һәрвакыт аклый. Атлас Фәрит улының холкын белә торып, аңа шулай ук оптимист, тирә-яктагыларга җирдә яхшы кешеләр булуына ышаныч бирә торган кеше булып калуын телисе килә.
Нет комментариев