Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Керкәле тормыштан калышырга җыенмый

Ютазы авыл җирлегенә караган бәләки генә Керкәле авылында шифаханә оештырып булыр иде, дигән уй туды күңелдә.

Җиләкле урыннар, саф-йомшак сулы чишмәләр, шифалы урман һавасы…

Җирле халык авызыннан

Сәфәргә биредә гомер кичерүчеләр чакыруы сәбәп булды: янәсе, район гәзите битләрендә инде юкка чыккан авыллар (Чик-Бүләк, Баланлы) тарихы яктыртыла, ә нигә әле хәбәрчегә аларның хәзерге чорда исән-сау яшәп яткан кечкенә авылына да тукталмаска? Булдырабыз аны. Киттек! Чын мәгънәсендә, яңгырдан соң пәнҗешәмбе көн юлга чыктык. Дөресрәге, яңгыр авылга килеп җитәрәк яуды. Әлегә исә, Ютазыдан соң сулга борылып, вак ташлы юлдан барабыз. Аска, югарыга… Шәп!

— Күргәнсездер инде, — ди керкәлеләр, — язын-көзен, шулай ук яңгырлы җәйдә, җиңел машинага утырып чыгып китәргә дә, керергә дә мөмкинлек бирми торган тоташ «балчык» юлны?

 — Бу вак таш өеме, — димен.

Стенадай яңгыр куып керткән беренче йорттан чыгуга ук, «балчык» юлның җәяү йөрү өчен дә шактый тайгак икәнлеген танырга мәҗбүр булдым. Керкәледә алтыга якын йорт исәпләнә. Берәүләр җәйгә кайта: туган йорттан аерыла алмый, икенчеләре даими яши, өченчеләре биредә йорт сатып алган. Әйтик, Роза Фәрхетдинова йөзендә умартачы пәйда булган, тагын бер гаилә Октябрьскийдан күчеп килгән, икенче пар кечкенә йорт сатып алган һәм кәҗәләр асрау өчен ишегалдын төзекләндергән. Һәм, әлбәттә, җирле халык та бар. Шулай итеп, таныш булыгыз…

Гөлсинә Шәрәпова, 83 яшь. Улы Айдар белән яши. Чыгышы белән Еновкадан, 16 яшеннән колхозда бозау караучы, сыер савучы булып эшләгән.

— Әтием гражданнар сугышында ук катнашкан, — ди Гөлсинә ханым. — Ул 41 нче елгы герман сугышына киткәндә миңа алты ай гына булган. Әни дүрт бала белән калган. Сугыш бетәр алдыннан әтиебез әсирлеккә эләгә, өйгә ул 1946 елда гына кайтты. 22 яшемдә Керкәле кешесенә кияүгә чыктым. Сыер саудым, бозаулар карадым… Нык арытса да, кичләрен барсы да клубка йөри иделәр. Көн саен яңа кино алып киләләр. Үзебез дә концертлар оештырдык, сәхнә куелышларында катнаштык. Туйганчы биеп, кичке 10-11 дә өйгә кайта идек… Дүрт улым бар — икесе Азнакайда яши, берсе махсус хәрби операциядә хезмәт итә (беренче полосада карагыз).

— Авылыбыз тарихы шундыйрак, — дип сөйли Айдар Гаязов. — Монда беренче кешеләр узган гасырның утызынчы елларында Акбаштан һәм Әлмәт районының кайбер авылларыннан күчеп килгәннәр. Күчүчеләрнең бер өлеше Керкәледән бераз югарырак калган. Шулай итеп Чатыр авылы барлыкка килә, ул бүген юк инде. Соңыннан анда Чатыр су алгычы барлыкка килгән. Ә гомумән, әбием сөйләгәнчә, беренче күчүче Семен исемле алпавыт булган. Аның утары моннан ике километр ераклыкта урнашкан. Без анда малай чакта баргалый идек һәм монда кайчандыр бай кеше яшәгәнен белә идек. Аңа эшкә җирле халык ялланган. Безнең авыл биләмәсендә дә алпавыт яшәгән, өченчесенең утары тимер юл буенда урнашкан. Авылның исеме татар телендәге керкәле (елга фореле) сүзеннән килеп чыккан. Биредә зур елга булмаса да, күпсанлы чыганаклар Ютазы елгасына коя торган инеш хасил иткәннәр. Анда чыннан да форель бар иде. Буа да бар иде. Бу зур булмаган буа әле дә юкка чыкмаган, чистартуга һәм төзекләндерүгә генә мохтаҗ… Мәдәни тормышка килгәндә, клубта «Яңа ел»ны бик яхшы оештыралар иде. Авылда балалар күп иде, Яңа ел бәйрәмнәрен соңнан да бик озак искә төшерә торган булдык. Клуб янында бут ташларыннан салынган кибет эшли иде. Бүген азык-төлек һәм беренчел кирәкле товарлар белән Ютазы районы кулланучылар берлеге тәэмин итә: атнага ике тапкыр күчмә автомашина килә.

Раушания Нигъмәтуллина гаиләсе — балалары һәм оныклары белән җәйгә ата-ана йортына Азнакайдан кайта. Безне ул алты айлык оныгы белән каршы алды. Гаилә пироглар белән чәйләргә җыена иде. Раушания ханымның балачак хатирәләре иң шатлыклылары. Гәрчә ул еллардагы көнкүреш шартлары җиңелдән булмаса да. Мичкә ягышлы, чишмә суын көянтә белән чиләкләп ташышлы. Ютазы мәктәбенә исә көн саен бер якка өч чакрым юл үтеп йөргәннәр.

— Мин мәктәпкә барганда, — ди ул, — Керкәледә башлангыч мәктәп ябылган иде инде. Буранда да, яңгырда да мәктәпне калдырмадык. Кайчакта безне сөт ташучы трактор да җыеп илтә иде.

Мәрхәбә Фәрукшинаның өч кызы — Расиха, Рәзинә һәм Римма бөтен җәйләрен балачаклары үзган өйдә үткәрәләр. Аларның даими яшәү урыны — Бөгелмә һәм Яр Чаллы. Шушы көннәрдә гаиләләре белән балалары җыелырга тиеш, якынча 30лап кеше дигән сүз. Моның өчен алар хәтта геофизиклар вагонын да сатып алганнар. Ата йортын сатарга җыенмыйлар. Йортны һәм ишегалдын чиста-тәртиптә тоталар. Җиләккә йөриләр, кайнатма әзерлиләр, яшелчә үстерәләр, кинәнеп саф урман һавасын сулыйлар.

— Безнең бабай, Галәветдин Вәлиев, урта хәлле кеше булган, байлар рәтенә керткәннәр үзен, — дип сөйли туганнарның берсе. — Ике сыер һәм ат тоткан өчен аны гаиләсе белән өйдән чыгаралар. Биш ел мунчада яшиләр. Өй бураларын сүтеп, Ютазыга алып китәләр. Соңыннан бабайны аклауга ирештек. Күмәкләштерү һәм кулакларны эзәрлекләү чорына килгәндә, моның болганчык, рәхимсез вакыт булуын сөйли иде дәү әниебез. Аның сүзләренә караганда, алпавытлар гаиләсеннән качкан кешеләрне пуля агач башларында да куып җиткән. Күрәсең, бахырлар яфрак арасында яшеренергә тырышкандыр…
Шул ук вакытта апа-сеңелләр бүгенге авыл проблемасын да күтәрә. Без авыл җирлегенең Керкәлегә юлны ремонтлау өчен җитәрлек акчасы булмавын аңлыйбыз, диләр. Ә бит юл балалар авылга киртәләрсез кайта-китә алсын өчен кирәк. «Ашыгыч ярдәм» машинасына да язгы юл өзеклеге комачауламасын өчен.

— Янә дә чүп ташучы машина зират янындагы контейнердан чүп-чарны тулган саен гына алып китсә яхшы булыр иде, — дип тиешле хезмәт җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә туганнар. — Биредә яшәүчеләр күп түгел бит, димәк, чүп-чар да азрак… Юлга килгәндә, безнең җирләрдә нефтьчеләр эшли, аларның зур машиналары үтеп-сүтеп йөри… Әйтик, чишмәләрнең берсен генә булса да төзекләндерүдә, юлны чуерташ белән каплауда ярдәм итәргә мөмкиндер һәм тиештер бит. Аннары, авыл эчендәге юл да өрәңге белән капланырга тора. Без аны үзебез кисәбез кисүен, тик хәзер ул хәтле көч-дәрман юк ла инде. Бакчада да эш җитәрлек бит.

Илгизә Шәфыйковага 92 яшь. Ул Җиләкле дигән матур исемле урамда түбәсе тәмам утырган иске йортта яши. Олы яшьтәге апа үз йортын ташлап китүне уена да кертми. Көнкүреше җиңелдән булмаса да… Ул тыныч-имин картлыкка тулысынча лаек — 12 яшеннән колхоз эшенә җигелгән, кул көче белән 18ләп сыер сауган, балалар үстергән. Куллар гел салкын су белән эшләүдән тәмам тоймас була иде, дип хәтерли чал чәчле апабыз. Ашка кәбестәне вак кына итеп туравына караганда, куллары бүгенге көнгәчә армый-талмый эшли әле…

78 яшьлек Расиха һәм 82 яшьлек Ренат Гарифуллиннар йорты үзенең төзеклеге белән җәлеп итә. Ишегалдында хуҗабикә генә түгел, гаилә башлыгының кулы да сизелә — чәчәкләр үсә, чүп-чар бөтенләй юк, су җылыту өчен «буржуйка» да бар, тавыклар йөгерешә… Расиха апа бакчадан бер чиләк карлыган күтәреп чыкты. Ул да бу авылдан түгел икән. Бәйрәкәдән, мондагы егеткә кияүгә чыккан. Элек Керкәле егетләре районда иң яхшылардан булган кебек тоела хәтта… Ренат Гарифуллин ракета гаскәрләрендә сержант булып хезмәт иткән. Нәрсәгә генә тотынмасын, барысын да җайга сала, хуҗаларча карый. Расиха ханым клуб мөдире, китапханәче, бозау караучы булып эшли, Ютазы элемтә бүлекчәсеннән лаеклы ялга чыга. Ренат абый 40 елдан артык «Ждановский» совхозында механизатор булып эшли, ул хуҗалык исәбенә тугыз колхоз һәм 21 авыл, шул исәптән Акбаш, Еновка, Ык, Керкәле, Ютазы, Алма-Ата, Малиновка да керә. Керкәледә 200 башка исәпләнгән сыер абзары, бозаулар абзары, ашлык склады, ашлык киптергеч, ат абзары, тимерчелек эшли. Кошчылык, куян, сарык үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, икмәк үстергәннәр.

Кайдадыр көчек шыңшый башлады. Гарифуллиннар котырган төлке тешләвеннән «батырлар үлеме белән һәлак булган» ике эткә алмашка сатып алганнар икән ул көчекне.

— Көпә-көндез төлке безнең ишегалдына кереп йөри башлады, -ди Ренат абый. — Тавык кетәге каршында утыра да утыра. Аңлашыла инде, этләр аңа ташландылар. Дөрес, шуннан бирле ул төлке күренми. Бәлки үлгәндер…

Гарифуллиннарның яшелчә бакчасы артында ук урман. Анда салам түбәле мунча сакланып калган. Истәлек. Тиздән сүтәм, ди. Ә менә Габделгани Габделгалим улы Галимов (1877-1953) казыган кое безнең көннәргә кадәр сакланган һәм чын тарихи һәйкәл булып тора. Ренат Гарифуллин бу коедан суны ничек алуларын күрсәтергә ризалашты. Тирән, төбе имән бура белән түшәлгән, ә инде югарырак бут ташлары белән әйләндереп алынган. Кое бүгенге көндә дә нык әле, суы йомшак, чиста, тәмле. Ренат абый коены капкач белән яба да, чылбыр белән ныгытып куя. Берәр начарлык кылмасыннар өчен. Хәер, Керкәледә андый җимерүчеләр юк.

— Аксакаллар тормыш мәгънәсен яхшы белгән, — ди Ренат Гарифуллин. — Таш-кирпечләрне суга салырга ярамый: су вакыт узу белән үзенекен итәчәк — барысы да җимереләчәк, череп бетәчәк. Ә менә имән суда ныгый гына, таш кебек була.

Сүз уңаеннан, Санкт-Петербург субайлары — карагайдан. Галимов коесы исә биредә генә түгел, район күләмендә дә истәлекле урын. Аны үткән чорның мөһим иҗтимагый объектлар реестрына кертү урынлы булыр иде. Кое-бит беренчел хәлендә сакланган. Ә бу урында «тарихи һәйкәл» яки «архитектура һәйкәле» тактасын урнаштырырга кирәк. Мөгаен, шулай булыр да. Үз вакытында. Сүз ахырында шуны да өстик, бу җирләр чыннан да искиткеч гүзәл табигатьле. Элек мондагыларның чабата табаны җир җиләгеннән кып-кызыл булган, диләр. Әле дә табигый байлыкларга ифрат бай бу төбәк. Иң асылы, мөгаен, һава һәм судыр. Әлегә исә җирле халык юлны төзекләндерү өчен җан ата. Ул юл 1990 елларда «Ждановский» совхоз директоры Раил Солтан улы Гәрәев тарафыннан салынган. Әйткәндәй, авыл җирлеге кышын юлны кардан чистарта. Югарыда сөйләшкәннәрнең барсы да бертавыштан хәбәрли: йортларын ташлап китәргә җыенмый алар. Газ-электр кергән, «Мегафон» элемтәсе эшли, телевизор да күрсәтә. Таксофон да куелган. Кирәге чыгуы бар.

Кыскасы, Керкәле тормыштан калышырга җыенмый. Кем белә, бәлки киләчәктә Керкәле чыганакларының берсе кырында шифаханә ачылыр, төрле шәһәр-авыллардан ял итәргә, сәламәтләнергә теләүчеләр күпләп килер. Бик тә яхшы булыр иде бу.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев