Кәрәкәшле авылыннан Ривил ага Сәлимшин күршеләреннән уңган
Туган-тумачага караганда, күрше-күлән белән ешрак аралашабыз. Янәшәңдә, тоз бетеп китеп, бурычка керердәй күршең булу - үзе зур бәхет. Әби-бабаларыбыз күрше хакы - Аллаһ хакы, дип юкка гына әйтмәгән.
Безнең сул ягыбызда Әхмәтовлар гаиләсе яши. Шәйхетдин җирле хуҗалыкта озак еллар механик, шофер булып эшләде, аның хәләл җефете Кәримә хисапчы вазифасын үтәде. Бүген алар икесе дә лаеклы ялда.
Шәйхетдинның әтисе Солтан ага, Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайтып, "полуторка" машина руле артына утырды - ул колхозның беренче шоферы булды. Ул елларда хуҗалык белән рәислек иткән Фәхрислам Вахитов аның хезмәтен һәрвакыт хөрмәт итте һәм Шәйхетдин аганы әледән-әле яңа автомашина белән тәэмин итеп торды. Бер ара склад мөдире булып эшләгән Шәйхетдин Әхмәтовның зоотехник вазифасын үтәгән еллары да булды. Алты бала анасы Гөлчирә апа атлар сараенда, тавык фермасында эшләде. Әхмәтовлар аларга лаеклы тәрбия бирде, яхшы һөнәр ияләре булырга ярдәм итеп, илебезнең төрле шәһәр һәм районнарына озатты. Бүген инде алар үзләре лаеклы ялда, әмма төп нигезләрен онытмыйлар, бер-берсен барлап, хәл-әхвәл белешеп яши.
Уң ягыбызда Сәхибҗамал әби белән Сәлимгулла бабай Миннушиннар гомер кичерде, алар биш балага тормыш бүләк итте. Сәлимгулла бабай сугыштан аяк бармакларын өздереп кайтса да, авыр эшләргә алынды: молотилкада иген суктырды, алачыкта тимерче булып эшләде. Авыл советы депутаты булып та актив эшләр башкарды. Алар үстергән балалар, без, ятимлек ачысын тоеп үскән биш балага ярдәмгә килде, безне эшкә өйрәтте. Ә менә тагын бер күршебез - Гөлчирә апа - безнең балаларыбызны тәрбияләргә булышты. Безнең балалар һәм оныклар әле дә дустанә мөнәсәбәттә яши.
Ун балага гомер биреп, аларны чын кеше итеп үстергән Кәмәр әби белән Садыйк бабай Шакировларны да искә алмыйча мөмкин түгел. Бүген алар тергезгән нигездә төпчекләре Фоат үзенең хатыны Камиләсе белән яши. Гаилә башлыгы Урыссуның автохуҗалыгында лаеклы ялга чыкканчы эшли. Бүген, кызганыч, сәламәтлеге генә какшап китте. Камилә ханым исә авыл мәктәбендә балаларга математика фәнен укытты. Ул шулкадәр мәрхәмәтле һәм олы җанлы кеше, тормыш иптәше Фоатны гына тәрбияләп калмыйча, 95 яшьлек туганнары Нәсимә әбигә дә күз-колак булып тора. Аның ярдәмчеллеге безгә, күршеләргә дә җитә. Оныкларым аңлап җиткермәгән сабакларны ул бәйнә-бәйнә төшендерә. Калган күршеләребез - Әнәс Яркәев, Салиха һәм Нәфис Нәбиуллиннар, Нурдидәләр... Күршең булса, шундый булсын, авыр чакта таянырлык булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев