Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Күңеле белән лирик булган физик

Ютазы авылында яшәүче Фәния Хәбип кызы Әхмәтшина таныштыруга мохтаҗ түгел һәм аны һәркем беләдер, мөгаен.

Педагог-ветеран, лаеклы ялга чыккач та, актив тормыш алып баруын дәвам итә.
Өлкәнәйгән көннәрендә сәламәтлеге артык мактанырлык булмаса да, Фәния апа авыруларын җиңәргә тырыша.

Табиблар ярдәме белән, әлбәттә. Фәния Әхмәтшина 1943 елда Әбсәләм авылында дөньяга килгән. Күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып туган Фәния һәрвакыт белемгә омтылган. Туган авылындагы башлангыч мәктәптә, Московкадагы җидееллык мәктәптә белем алуын, Урыссуның 2 нче мәктәбен тәмамлавын һәм 1963 елда өлгергәнлек аттестаты алуын ул җылы һәм якты хисләр белән искә ала. 


— Мин районда татар телле укучылар арасында рус мәктәбен тәмамлаган беренче укучы идем, — ди Фәния апа. — Барлык фәннәрне дә яраттым. Авылдан җиде чакрым ераклыкта урнашкан Московка мәктәбенә барганда, өйгә бирелгән эшләрне һәрвакыт кабатлап бара идем. Минем өчен яхшы уку бик мөһим булды.

Төгәл фәннәр миңа аеруча җиңел бирелде. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, кайсы югары уку йортын сайлаячагым билгеле иде инде. Мин Мәләкәс педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамладым.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәреслек кенә ятлап утыручы, башын китаптан күтәрми торган кыз булмаган ул. Мәктәптә укыганда да, студент чагында да спорт белән актив шөгыльләнгән. Чаңгы узышлары, ату, волейбол һ.б. Физкультура һәрчак аның тормышы белән янәшә бара.

Яшь укытучы үзенең хезмәт юлын Ютазы мәктәбендә башлый. Һәм аның бөтен хезмәт юлы нәкъ менә шушы гомуми белем бирү учреждениесе белән бәйле. Мәгариф системасындагы хезмәт стажы 37 ел, ә гомуми хезмәт еллары аннан да күбрәк. Математика һәм физика укытучысы, сыйныф җитәкчесе, мәктәп директоры... Әлеге исемлек артында игелек, зирәклек, белем орлыклары чәчү, дәрәҗәләр һәм бүләкләр, укучылар белән төрле сәяхәтләргә һәм экскурсияләргә чыгу кебек вакыйгалар белән бәйле тулы бер тормыш ята.

Мәктәп каникуллары вакытында ул Ютазы укучылары белән илебезнең күп кенә шәһәрләрендә була. Авыл баласының зур шәһәрләрнең архитектурасы белән танышуын, үз Ватаннарын яратуын һәм туган якларына сагынып, яратып кайтуларын тели ул. Ләкин бу сәяхәт һәм походлар әле балалар өчен зур җаваплылык хисе дә.


— Походка чыккач, алар әйберләрен югалтырга һәм авырырга тиеш түгел, — ди Фәния Хәбип кызы. — Әлбәттә, гел барысы да авырмыйча гына йөрми инде, берсенең башы авырта, икенчесенең эче... Әти-әниләре юлга биргән акчаны да акыл белән генә сарыф итәргә кирәк. Иң мөһиме, югалмаска! Беләсезме, Мәскәүгә сәяхәтләрнең берсендә минем өчен бив авыр хәл булган иде.

Төркемебез инде вагонда үз урыннарын алды, ә ике малай юк та юк! Шул чакта нәрсә кичергәнемне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Башкаларның кичерешләре, борчылулары турында уйламаган кешеләр һәрвакыт бар инде ул. Ә кызларның гашыйк булуы? Малайлар өчен бу яктан бик үк борчылмадым, ә менә кызлар белән аерым сөйләшүләр алып барырга туры килде.


Бөек рус шагыйре Николай Некрасов юкка гына: «Укытучы, синең исемең алдында тыйнаклык белән тезләнергә рөхсәт ит» дип әйтмәгәндер. Әгәр шулай булса, язмабыз каһарманының күпме тәрбияләнүчесе эчкерсез рәвештә аның алдында тезләнер иде!

Чөнки ул үз фәнен өйрәтү генә түгел, ә бу күпкырлы, мәхәббәт белән генә түгел, бихисап каршылыклары белән дә тулы дөньяны аңлау, фикерләү һәм уйлау мөмкинлеге бирә алган мөгаллимнәр буынына карый.

Аның тәрбияләнүчеләре күптән инде мәктәп тормышындагы вакыйгаларның күбесен оныткандыр. Ә менә сыйныф җитәкчеләренең борчылу һәм өметсезлек белән тулы йөзен, укучыларының поездга соңга калуы уңаеннан «мең үлеп, мең терелгән» укытучыларының күзләрен һич хәтерләреннән чыгармаганнардыр.

Чөнки исән-сау күрү белән ул малайларны гафу итә. Ә үзе бу вакытта аздан гына аңын җуймый кала...


Фәния Әхмәтшина җитәкчелек иткәндә, Ютазы мәктәбе ике тапкыр «Рәсәйнең иң яхшы мәктәпләре» Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулый. Мәскәүгә бүләкләү сәфәрләренең берсенә баргач, аңа «Рәсәй Федерациясенең атказанган укытучысы» исемен тапшыралар.

Бер елдан соң «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исемен ала ул. Лаеклы ялга чыккач, беренчел ветераннар оешмасы рәисе булып актив эшли. Үз вакытында, Бөек Ватан сугышында катнашучылар исән чакта, Фәния Хәбип кызы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның йортларына кереп, аларның истәлекләрен язып ала.

Бу хатирәләрнең һәрберсе район гәзите битләрендә басылып чыга. Ул, лирик җанлы физик, ветераннар исән чакта шушы игелекле эшне эшләргә өлгерә. Бүген Ютазы авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә ветеран исән-сау. Ютазы авыл җирлеге пенсионерларының Болгар ислам академиясен төзүгә акча җыюы да әлеге хөрмәткә лаек ханымның тынгысыз, тырыш холкы турында сөйли.

Ютазы пенсионерларының матди ярдәме Фәния апаның һәркем күңеленә үтеп керерлек сүз табу осталыгына бәйле...


Сүз уңаеннан, Фәния Әхмәтшинаның ике югары белеме бар. Икенче югары уку йортын ул күптән түгел генә тәмамлаган: 2022 елда Казан ислам университетын кызыл дипломга бетергән. Укучыда үз биологик яшеннән шактый яшьрәк күренгән Фәния апа турында дөрес булмаган күзаллау барлыкка килергә мөмкин.

Янәсе ул авыр эш эшләмәгән, бары тик үз эшен башкарган һәм иҗтимагый тормыш белән генә шөгыльләнгән. Әмма бу бөтенләй дә алай түгел. Фәния апа йортын да төзегән, сыер һәм башка терлеген дә асраган, бакча үстергән да, кызын да тәрбияләгән. Кызы бүген Баулыда яши, яраткан һөнәре һәм гаиләсе бар.

Фәния апа ике оныгы өчен шатланып гомер итә. Аларның берсе Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында укый, икенчесе, югары сыйныф укучысы, шулай ук үзенең уңышлары белән сөендерә.

Сүз уңаеннан, 1980 елда Фәния апа машина йөртү курсларын тәмамлый һәм шул вакыттагы Баулы районында машина йөртүче беренче хатын-кыз була. 2012 елда ул һәр мөселман өчен бик тә әһәмиятле булган Хаҗ сәфәрен кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев