Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Кызылармияче Нәзиров разведка төркемендә снайпер булып хезмәт итә

Хәйдәр Мәхмүт улы Нәзиров — каенанамның бертуган абыйсы: 19 яшендә армиягә чакыру кәгазе ала, бар сугыш юлларын кичә, Җиңү китергән Май аен каршы ала һәм… госпитальдә каты яралардан вафат була.

Хәйдәр Нәзиров чыгышы белән Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Бестянка авылыннан. 1919 елның сентябрендә туган. 1938 елда Кызыл Армия хезмәтенә чакырыла. Бер ел хезмәт иткәннән соң, совет-фин сугышына китә. Ул сугыш озайлы булмый — 1939 елдан 1940 елгача дәвам итә. Әмма нәкъ шул чорда Нәзиров үзен тәртипле һәм җавапчыл хәрби буларак таныта. Гомумән, гыйлем аңа мәктәп эскәмиясеннән үк җиңел бирелә. Шуңа күрә ул хәрби укуларны да тиз үзләштерә. Юкка гына аның хезмәте алга таба НКВД системасында узмагандыр… Ә инде Хәйдәр Нәзировның, ул чордагы күпчелек буын вәкилләре кебек үк, шактый кырыс шартларда тәрбияләнүен дә исәпкә алсак, табигый чыныгу һәм дә чыдамлылык үзен сиздерми калмагандыр. Әтисе икмәк пешерүче булган. Әнисе колхозда хезмәт куйган. Әмма астма белән авыру сәбәпле, башкача эшли алмаган. 12 яшендә Нәзиров ике яшьлек сеңлесе һәм дәвалауга бирешмәслек каты авырулы әнисе белән әтисез калган. Гаилә башлыгы урынына калган үсмер 15 яшендә электр линиясе төзелешенә китәргә мәҗбүр була, армия хезмәтенә кадәр шунда эшли.

1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Нәзировның бу вакытта инде хәрби хезмәт тәҗрибәсе була. Шуңа күрә, югарыда билгеләп үтелгәнчә, аны НКВД разведка органнарына алалар. РФ Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча:

— Кызылармияче Нәзиров аеруча кыйммәткә ия документлар расчеты командиры вазифасында 31нче химиягә каршы инженер батальоны составында Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елның 10 декабрендә, Днепр елгасында, Запорожье шәһәрен саклаганда, көчле дошман һөҗүменә эләгеп, чигәсе каты яралана. Савыкканнан соң, Кавказ фронты 19 бригадасының 294 ОП составында укчы вазифасында көрәшә һәм 1943 елның 14 мартында Моздок шәһәренә һөҗүм иткәндә сул кулына сукыр ярчык ярасы ала. Кызылармияче Нәзиров 385 укчылар полкы 2 батальон 4 ротада снайпер вазифасында, «АК» бандаларын тар-мар итү буенча хәрби операцияләрдә, үзен тәртипле, кыю һәм тәвәккәл сугышчы буларак күрсәтә.

Соңрак ул Польшаны, Ломжи шәһәрен азат итүдә катнаша. Разведрота 1нче Белоруссия фронты гаскәрләре алдыннан бара (гаскәрләр белән Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков командалык итә)… Нәзиров үзе туганнарына сөйләгәнчә, бервакыт аларның разведротасы чолганышта кала. Ротадан барысы да диярлек һәлак була. Нәзиров өч хезмәттәше белән дүрт тәүлек салкын сазлыклы суда яшеренә. Фашистлар анда керергә батырчылык итми… 1946 елда туганнарына Хәйдәр Нәзировтан хат килә, анда ул яралы һәм контузияле килеш кыр госпиталенә эләгүен хәбәр итә. Авыр яраланганнарны поездларда хәрби госпитальләргә күчерә башлыйлар. Әмма Нәзиров Мәскәүгә барып җитми, Кузнецкта төшеп кала. Станциядә аны абыйсы каршылый. Нәрсә этәргән соң яугирне бу адымга — якыннарын һәм туганнарын тыелгысыз күрү теләгеме, авыру әнисе һәм үсеп килүче, игътибар-кайгыртучанлык таләп итүче сеңлесе язмышы өчен артык җаваплылык хисеме? Кем белсен… Һәрхәлдә, ул үз язмышына каршы атлый, ләкин, кызганычка каршы, бу юлы тәкъдир аны курчаламый… Берничә елдан соң гаилә Үзбәкстанга күченә. Хәйдәр Нәзировның сәламәтлеге начарая. 1949 елның 9 маенда батыр якташыбыз Сәмәрканд госпиталендә вафат була.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев