Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Машина төзүче

Надежда Канзафарованың хезмәт юлы 1998 елда "Электросоединитель" заводында башлана: биредә тулысынча аның потенциалы ачыла, ул хезмәт кешесе буларак формалаша һәм карьера баскычыннан югарыга күтәрелә.

Надежда Ивановнаны - машина төзелешендә очраклы кеше дип әйтеп булмый. Ул моңа эчке аңы этәрүе нәтиҗәсендә килгәндер, мөгаен. Үзе сөй-ләвенчә, мәктәптә аның яраткан дәресе сызым була, ягъни ул сызыклар һәм уклар артында ниләр яшеренүен аңларга омтыла. 1994 елда Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, ул Октябрьский техник лицеена укырга керергә карар итә. 1998 елда машина төзелеше техник-технологы дипломын алганнан соң, ул заводка килә. Технолог булып эшләү тәкъдимен кире кага, станокчы белгечлегенә өстенлек бирә. Инде токарь өйрәнчеге булып эшләвенең өч аеннан соң, аңа өченче разряд бирәләр. Корпуслар ясау буенча механик цехта ул бердәнбер хатын-кыз була. Корпуслар шомарту аңа бик ошый. Эш көйле бара. Ярты елдан соң аңа Казан "Элекон"ына җибәрелүче детальләрне ышанып тапшыралар, ул вакытта "Электросоединитель" әлеге заводның структур бүлекчәсе була. Яңа эшләнмәләрне уңышлы үзләштергәннән соң, Канзафаровага дүртенче разряд бирәләр. Беренче хезмәт хакы кечкенә булса, берничә айдан соң Надежда ун мең сум эш хакы ала, бу 1998 ел өчен саллы ярдәм була. Чөнки аның кулларында эш көйле бара. Остазлар да булдыклы: ул Люзия Садриеваны һәм Геннадий Молчановны җылы сүзләр белән телгә ала. Инде 2002 елда сәләтле кызны әлеге цехның техник-технологы итеп билгелиләр. Биредә мөгаен, шуны билгеләп үтәргә кирәктер, бу вакытта ул цех буенча хезмәттәше Илдар Канзафаровка кияүгә чыгарга өлгерә.
Тиздән уллары Альберт туа. Тугыз айдан соң Надежда Ивановнаның смена мастеры сыйфатында эшкә чыгуын үтенәләр. 2004 елда аны контактлар җитештерү буенча яңадан формалашкан автомат-механика цехына мастер-технолог итеп билгелиләр. Аннары ул начальник урынбасары, 4 санлы цех начальнигы һәм, ниһаять, 2010 елдан Надеҗда Ивановна - заводның баш технологы урынбасары. Канзафарованың карьера үсеше бик тиз була, чөнки ул әле кырыгынчы дистәсен аз гына ваклаган. Дөрес, эш - эш белән, ә югары уку йортын тәмамлый героебыз һәм кызы Камилланы да якты дөньяга китерә. Канзафаровлар йорт та төзиләр, бакча да үстерәләр. Хәер, өйдәге эшләр корпоратив тупланганлыкка комачауламый. Ни генә әйтсәң дә, завод мәкаләбез герое өчен тулы бер дөнья, аңа ул "син" дип эндәшә. Асадовка охшатып әйтсәк: завод бөтен дөньяны алыштыра алмый, дөнья да эшләгән заводын алыштыра алмый. Машина төзүчене бер җөмлә белән сыйфатлау өчен төгәл әйтелгән сүзләр, шулай бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев