Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

«Матур итеп киенәбез һәм яңа матай сатып алабыз!»

Авыл яшүсмерләре «икмәклек» акча эшли торган ашлык кабул итү пунктыннан репортаж

Моңа ышану кыен булса да, җәй көне бөтен укучы да гаджетларга «капланып» , күбәләкләр тотып, нишләргә икән, дип утырмый. Укудан буш айларны бөтенләй башка максат өчен кулланучылар да бар.

Сүз уңаеннан, җәйге каникуллар вакытында яшүсмерләрне урнаштыру белән шөгыльләнүче Ютазы районы мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, 107 укучы җитештерүнең төрле тармакларында эшли. Алар «Электросоединитель» җәмгыятендә, «Тапарт» заводында, «Төзекләндерү» предприятиесендә, «АгроМир», «Таң» авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм хәтта ишегалды, мәктәп яны лагерьларында әйдаманнар булып хезмәт куя. Һәм, әлбәттә, илебездәге иң мөһим эштә — уңыш өчен көрәштә ярдәм итә.

Мәктәп укучылары эшләгән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә безнең район гәзите хәбәрчеләре дә булды. 


«АгроМир» җәмгыятендә ашлык җыю 26 июльдә башланды. Шул вакыттан башлап, механизаторлар белән бергә мәктәп укучылары да эшкә кереште. Билгеле булганча, урып-җыю эшенең төп фронты ашлык кабул итү пунктында, биредә эшче куллар һич артык булмый. Яшүсмерләрнең бурычы — ашлык әзерләүдә ярдәм итү.

Кайткан ашлык киптерүгә һәм сортларга бүлүгә киткәнче, аны әле төяргә кирәк. Төп эшне транспортер башкара, әмма авыл хуҗалыгында көрәк һәм себеркене беркем дә әле гамәлдән чыгармады. Укучыларның төп шигаре: күбрәк ал, ераграк ыргыт. Әлбәттә, бушка түгел. Ай ахырында алар хисап кәгазьләре алачак. Анда нинди саннар язылуы төяп җибәрелгән тонналарга бәйле... 


Миләүшә Әхмәдиева, Алия Михайлова белән Илдан Идрисов узган елны ук үзләрен яхшы яктан күрсәткән, шуңа күрә аларны быел да бернинди сораусыз эшкә алганнар. 


— Мин каникулның беренче көннәреннән үк эшли башладым, — ди Урыссу гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучысы Илдан. — Эш авыр түгел, безгә, авыл кешеләре өчен, бу гадәти хәл. Мин үземә яңа питбайк сатып алырга телим. 


Ә менә Алия Михайлова 13 июльдән эшли башлаган. Ул быел Бәйрәкә мәктәбен тәмамлаган, югары уку йортына укырга керергә җыена. «Уку елына киемнәр алам, әти-әниемнән сорамас өчен кирәк булганның барысын да үзем сатып алачакмын», — ди ул кыю гына. 


Чыннан да, акча эшләү мөмкинлеге булганда, җәйге ялларда нигә әле өйдә утырырга? Егет-кызлар шундый фикердә. Дуслар һәм сыйныфташлар белән бергә вакытны файдалы үткәрү тагын да рәхәт, болай бер-беребезне яхшырак та беләбез, диләр. «Өстәвенә, төрле эш тәҗрибәсе алырга, күп нәрсәгә өйрәнергә һәм икмәк үстерүнең, чыннан да, авыр хезмәт икәнен аңларга мөмкин, без моңа үзебез дә төшендек», — ди Алия. 

 

Белешмә: Бу җәйдә Ютазы районында эш белән тәэмин итү үзәге аша 107 укучы предприятиеләргә эшкә урнашкан. Әлеге максатларга җирле бюджеттан 300 мең сум акча бүлеп бирелгән. Яшүсмерләрне эшкә бик теләп алалар.

Мәктәп укучылары өчен эш төрләре, шул исәптән эш бирүчеләрнең актив эшләве аркасында да арта бара. Яшүсмерләргә эш урыннары бирү турында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән 44 килешү төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев