Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Матвеев предприятиене яңа үрләргә алып менде

Кайсы гына урыссулыдан, Матвеевны беләсеңме, дип сорама, ул - химия заводының җитәкчесе, дип җавап бирер.

Әйе, бу чынлап та шулай. Ул Урыссу химия заводы генераль директоры киңәшчесе, Казан предприятиеләренең берсенең генераль директоры. Матвеев химия заводы белән идарә итү "дилбегәсен" үз кулларына алганда, завод бөлү дәрәҗәсенә җиткән иде: дәүләт структураларына бурычлары зур булган, коллективка хезмәт хакы түләнмәгән. Шуны исегезгә төшерәбез: Вячеслав Иосифович 2004 елдан 2013 елга кадәр химия заводының директоры булды. Ул җитәкче вазифасына керешеп бер ел узгач, завод барлык дәрәҗәдәге бурычлардан котыла һәм елны табыш белән тәмамлый. Предприятие яңа үрләр яулый. Заводның баш хисапчысы Ирина Ганеевадан, сезнең босс чынлап та шул кадәрле әйбәт мени, дип сорыйм.

- Матвеевның шудый кагыйдәсе бар: "Акыллы булып күренергә тырышып, дөрес эшләмәгәнче, ун тапкыр соравың яхшырак", - дип җавап бирә хисапчы. Ул деталенә кадәр, нарасыйга аңлаткандай бармакларын бөгә-бөгә аңлата белә, юкка гына мени педагогик белемгә дә ия? Шул ук вакытта башкаларны да тыңлый белә. Ул яхшы атадыр да дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, ул өлкән балаларының эшләре торышыннан яхшы хәбәрдар.

- Ә аңа ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләрме?

- Матди яктан ярдәм итмәскә дә мөмкин, әмма һичшиксез эшлекле киңәш бирәчәк.

Шунысы ачык аңлашыла, Матвеев талантлы җитәкче һәм менеджер булып тумаган. Ул шундыйга әверелгән. Мәкаләбез герое һөнәри яктан һәм карьера баскычы буйлап Казанның һөнәри предприятиеләренең берсендә үсә. Урыссу химия заводын үз кулларына алып, ул сату базарында югалган позицияләрне яңадан кайтара ала, Татарстан, Башкортстан, Самара, Удмуртия, Төмән нефть компанияләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен тергезә. 1948 елда цистерналарга нефть агызу пункты буларак оешкан һәм кайчандыр Нефтебаза дип аталган пункт, бүген Татарстан Республикасы химия тармагының лидерлык итүче предприятиеләре исәбенә керә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, химия заводы даими рәвештә үз үсеше өстендә эшли - производствоны яңарта, инновацион технологияләр кертә, экологик иминлеккә игътибар юнәлтә һәм башкалар. Әмма биредә барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән дип әйтү, әлбәттә, арттырып сөйләү булыр. Берләре хәл ителә, икенчеләре барлыкка килә. Матвеев әйтүенчә, предприятие дә тере организм.

Ә Сез ничек ял итәсез һәм моны эшли беләсезме дигән сорауга, мәкаләбез герое, әгәр дә җаныңа ошамаса, ял да көчтән килмәслек эш кебек тоелырга мөмкин, һәм киресенчә, уңышлы тормышка ашырылган проекттан шундый заряд аласың, дип җаваплый... Тагын Вячеслав Иосифович спорт белән дус, кар автомобиле белән оста идарә итә, балалар тәрбияләгәндә, зарар китермә, дигән принципта тора, шәхси үрнәкне үгет-нәсыйхәттән артык күрә. Аның эшчәнлеге 2013 елда Татарстан Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты, 2014 елда - Татарстан Президентының рәхмәте белән билгеләнгән. Килешәсездер, бу күп нәрсә турында сөйли. Шулай ук җитәкчедән башлап эшчегә кадәр аның турында ихтирам белән телгә алулары да аны шәхес буларак характерлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев