Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Медицина докторы

Республика башкаласы Казан шәһәрендә безнең якташыбыз, профессор Альберт Сәрвәр улы Галявич яшәп, хезмәт итә.

1954 елның 1 гыйнварында, суык кышкы көндә укытучылар Сәрвәр Галәүтдиновның һәм Сания Гәрәеваның гаиләсендә соңгы балалары, кечкенә уллары туа, аңа Альберт дип исем кушалар. Кара тутлы, зур коңгырт-кара күзле сабый бик сөйкемле була. Әмма әти-әнисе, аны артык иркәләмичә, зур абый белән апасы кебек, таләпчәнлектә үстерәләр. Кызыксынучан Альберт мәктәптә дә "бик яхшы"га гына укый. Башкача булуэ мөмкин дә түгел, укытучылар гаиләсендә уртача укырга күнекмәгәннәр, җитмәсә, аның олы обыйсы һәрвакыт үрнәк булып торган. Пөхтә, пунктуаль, һәр нәрсәдә дә төгәллеккә ирешүчән Альберт башкасында гадәти бала була.
1971 елда Урыссуның 4 санлы урта мәктәбен "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт медицина институтының (КДМИ) дәвалау факультетына укырга керә һәм аны 1977 елда уңышлы тәмамлый. Үзенең хезмәт юлын ул терапевт буларак башлый. 1982-1984 елларда КДМИның эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы ординатурасында белем ала. 1985 елдан КДМИның эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы ассистенты булып эшли. 1988 елда "кардиология" белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясен, ун ел узгач, докторлык диссертациясен яклый. 2000 елдан - Казан дәүләт медицина университеты факультеты терапиясе кафедрасы мөдире. 2001 елдан - профессор.
Профессор Альберт Галявичның төп фәнни эш юнәлеше булып кардиология тора. Ул артериаль гипертония, атеросклероз, миокард инфаркты, йөрәк эшчәнлеге җиткелексезлеге проблемаларын өйрәнә. Аның катнашында Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау тарихында беренче булып 2006 елда үз эченә коронароангиографияне һәм коронар артерияләрне стентирлаштыруны алган миокард инфаркты белән авыручыларга тәүлек буе югары технологияле ярдәм күрсәтү системасы булдырылган.
Ул 340тан артык хезмәт бастыра. Профессорның фәнни җитәкчелеге астында 23 кандидатлык диссертациясе яклана. Профессор А. Галявич 11 журналның редколлегия әгъзасы, 2004 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире. Ул шулай ук КДМУның кардиология буенча предмет-проблема комиссиясе рәисе, КДМУда диссертацион совет рәисе урынбасары, КДМАда диссертацион совет әгъзасы, гамәли (кардиология, ашыгыч медицина ярдәме буенча) табибларның осталыкларына бәя бирүче Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ике аттестацион комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы формуляр-терапевт комитеты әгъзасы.
2009 елда профессор А. Галәвич РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактау грамотасы белән бүләкләнә, 2010 елда "Медицинада яңа юнәлеш булдырган өчен" номинациясендә "Сәләт" Бөтенроссия Милли Премиясенә ия була.
Альберт Сәрвәр улы медицина өлкәсендә шактый исемнәргә лаек булган. Әмма иң беренче чиратта - ул кеше. Әлбәттә, гадәти түгел, әмма ул, шундый ук кеше, ир, тормыш иптәше, ата. Аның улы Рөстәм, сүз уңаенда, үзен шулай ук медицинага багышлый. Һәм аның да атасы сыман шундый ук эшлекле булуына һәм танылуына ышанып каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев