Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Ничек яшисең, авыл?

Кәркәлеләр ничек яши

Кәркәле дигән бу бәләкәй генә авылга килгән саен башка бер үк төрле уй килә: биредә сулыш алулары җиңел. 
Урак һәм чүкеч хезмәттәшлеге белән Америка чаганына һөҗүм! 
Һава биредә чыннан да гаҗәеп. Бу аңлашыла да, чөнки Ютазы авыл җирлеге исәбенә кергән Кәркәле авылы урманнар арасында урнашкан. Күптән түгел генә әле биредә тормыш кайнап торган – ат абзары, алачык, 200 баш сыер малына исәпләнгән абзар, бозаулар өчен абзар, кошчылык фермасы, ашлык склады эшләгән. Советлар Союзы таркалганнан соң авылда тормыш эшчәнлеге сүлпәнләнгән һәм тора-бара бөтенләй сүнгән. Бүген биредә авылга тугры булып калган унлап йорт хуҗасы көн күрә. Гадәттә болар шушы авылда туып үскән кешеләр һәм аларның туганнары. Мәсәлән, инде бакыйлыкка күчкән Мәрхәбә Фәрухшинаның кызлары – Расиха, Рәзинә һәм Римма туган йортны ташламый. Үзләре Бөгелмә һәм Яр Чаллыда яшәсәләр дә, җәй айларында авыл тормышын өстен күрәләр. Йортлары авыл читендә урнашкан. Йорт яны пөхтә итеп чабылган, анда машина калдырып, хәтта вертолет төшереп утыртырга була. Кәркәлеләр чакыруы буенча килгән район җитәкчелеге вәкилләре – район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алинә Хөббәтова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина моны үз күзләре белән күреп инанды. Аларның сәфәре биредә яшәүчеләр күтәргән мәсьәләләргә бәйле иде. Беренче чиратта, бу Америка чаганы басу мәсьәләсе. Бу кыргый агач үзенең мәкерле басып алу эшчәнлеген шактый гына уңышлы башкарып килә. Урман яклап чаган үсентеләре авыл эчендәге юлга кадәр килеп җиткән. Чара күрелмәсә, алар өйләргә кадәр килеп җитәчәк һәм өйгә дә килеп керәчәк әле, дип зарлана авыл халкы. 
- Элек мин балта һәм кул пычкысы белән юл буйлап үтә идем, - дип хәлгә ачыклык кертте Расиха ханым Нәбиуллина. (Аның йорты каршында “кыргый табигать” шаулый). Бүген сәламәтлегем мөмкинлек бирми, авыртынам. Безне ишеткәннәре, юлга комташ түшәгәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт. Хәзер без яңгырлы көннәрдә дә җиңел машиналарда авылга керә һәм чыга алабыз. Юлны саклап кына тоткан очракта ул кәркәлеләргә озак хезмәт итәр иде әле. Әмма... Биредә зур йөк машиналары да йөри. Күптән түгел КамАЗ юл тутырып китеп бара иде, без җиңел машинада көчкә үтеп киттек. Биредәге крестьян-фермер хуҗалыклары да, авылдан ерак түгел эшләгән нефтьчеләр дә бер авыздан аларның транспорты авылдан ераграк урнашкан урау юлдан йөрүләрен раслады. Бәлки шулайдыр да. Кайчак. Ни дисәң дә,  водительләр еш кына кагыйдәләрне боза һәм авыл эченнән үтә, шуның белән юлларны җимерә.  Ул исә безгә бик кадерле. Без аны саклап кына тотабыз. Район һәм җирлек бюджетында чаганны кисү эшләрен оештырырга акча юк икәнен аңлыйбыз без. Тик мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Нишләргә? Бәлки, якында гына эшләп килүче крестьян-фермер хуҗалыгын һәм безнең җирләрне якын иткән нефтьчеләрне җәлеп итәргәдер?  Шул ук нефтьчеләрдә агач кисүче куәтле техника һәм агач ваклагычлар бар. Безнең юллардан кулланалар икән инде... 
Шуны билгеләп үтү зарур, бер агачны кисү – вакытлыча күренеш. Нәтиҗәсе бик аз аның. Киселгән бер зур чаган урынында шундук ун бәләкәй агач үсеп чыгачак. Бүген нәтиҗәлерәк ысуллар да бар – инъектлаштыру технологиясе.  Аның асылы шунда: агач кәүсәсендә шөреп боргыч белән тишек тишелә һәм шприц ярдәмендә берничә миллилитр тоташ тәэсир итүче гербицид кертелә. Тишек пластилин белән сылана. Эремә агып чыкмасын өчен. Нәтиҗәдә берничә атнадан укол ясалган агач кына түгел, бу агач тамырыннан тукланган үсентеләр дә һәлак була. Димәк, зарарлы агачның тамыр системасы юк ителә.  Бәлки, вариант буларак, җыелган салым акчасын кәркәлеләр гербицид сатып алуга һәм җәлеп ителгән эшче хезмәтенә түләүгә юнәлтер... Мәсьәләне хәл итүнең бу вариантын кулланырга мөмкин. 
“Марҗа чишмәсе” – шифалы чыганак кебек 
Кәркәле - борын-борыннан чишмәләргә бай авыл. Авыл тарихында бәян ителүенчә, элек күпсанлы чыганаклар инеш барлыкка китергән, ул  Ютазы елгасына койган. Елгада форель (керкә балыгы) үрчегән. Кайбер чишмәләргә сукмак булмаса да, халыкта “Марҗа чишмәсе” дип йөртелгәненә бару уңайлы. Авыл халкы аның суының тәмле, йомшак, тешне камаштырырлык салкын булуын, әмма тамакны авырттырмавын билгели. 
- Бу чишмә суын бер тапкыр авыз иткән кеше, - ди Расиха ханым, - бирегә су алырга гел килә. 
- Аны ни өчен шулай атаганнар? 
- Безнең авылда сөргенгә җибәрелгән бер урыс хатыны яшәгән, - дип дәвам итә Расиха Нәбиуллина. – Күрәсең, тормыш мәгънәсен табигать кочагында тапкан ул. Әнием сөйләгәнчә, чишмә янында йорт төзегән һәм чишмәне һәрвакыт тәрбияләп торган бу ханым – тазарткан, аны тәртиптә тоткан. Халык аның хөрмәтенә чишмәне шулай атый башлаган. Танылган кендек әбисе дә булган әле ул – әнием балаларын аның кулында тапкан. Шул исәптән, мин дә. Мин аны хәтерләмим инде. Әмма аның турында гел яхшылык белән искә алулары гына хәтердә калган. Буыннар утырткан, үләннәр белән дәвалаган ул.  Хәзер бу чыганак игътибарга, төзекләндерүгә мохтаҗ. 
Район вәкилләре бу урынны күрмичә кала алмады. Чишмә юлын чүп үлән баскан дип әйтеп булмый. Монда илтүче сукмак ярыйсы гына. Тапталган. Аның суы шулкадәр көчле чыга. Шаян бу чишмә җир куеныннан, гасырлар төпкеленнән безне сәламли кебек! 
- Кайчандыр мин әнигә колхоз сыерларын саварга ярдәм итә идем, - дип хатирәләрен уртаклаша язмабыз каһарманы. – Егерме сыерны ике сәгатьтә сава идем. Бирегә суытырга дип сөтле флягаларны китерә идек. Бу чишмә онытылмасын иде. Аның язмышы болай гына тәмамланырга тиеш түгел. Чишмәнең суы тәмле һәм йомшак булуын район башлыгы да раслады. Сәяси сәбәпләр аркасында туган-үскән җирләреннән куылып, безнең якларда төпләнеп калган һәм кәркәлеләргә чыганакның шифалы көчен ачкан урыс хатыны турындагы изге хәтер дә хөрмәткә лаек. Бу тарих тергезелергә тиеш. Аяз Шәфыйгуллин бу мәсьәләне күз уңына алды: чишмәне төзекләндерүне акча бүленүче кайсы программага кертеп булачагын ачыкларга вәгъдә итте. Бу экология линиясе буенча булырдыр мөгаен, дип билгеләде ул.
Үткәннәр җибәрергә теләми
Кәркәледә яшәгән һәм эшләгән кешеләр турында сөйләгәндә ирексездән уйларыңда совет чорына күчәсең, ул вакытта алачыкта тимергә чүкеч белән суккан тавышлар чыңлап тора иде. Хөснетдин  Гаязов, Зәки Миңнеханов авыл халкы хәтерендә данлыклы тимерчеләр булып калды. Менә авылга кергән урында безне каршы алучы буа. Дөресен әйткәндә, арган-талчыккан ул. Беркем дә яратмаганлыктан үзенә кул селтәгән хатын-кыз кебек. Бу күлгә кем игътибар итәр икән? Үзенә бераз төс кертсен өчен. Үзенәдә, аның яныннан узучыларга да шатлык китерсен өчен.  Андый вакыт мотлак җитәр дип ышанасы килә. Әйткәндәй, биредәге тарихи һәйкәл – узган гасырда Габделгани Галимов казыган кое ничек бар, шулай сакланган. Кое эчендә шул ук имән бура, шул ук агач капкач, чиләк төшереп, күтәрү өчен шул ук чылбырлы чыгыр... Кеше үзе башкарган эшләрдә яши димәк. Бу тарихи объектны Ринат абый Гарифуллин саклап тота. Авылда узган елларда данлыклы булган савучылар – Наҗия апа Гыйниятуллина, Гөлсинә апа Гаязова, авыл хуҗалыгы эшчәне Сәмигулла бабай Хәбиров әле дә исән. Аларның исеме, юл яктыртып торучы маяк кебек, авыл халкына бу тормышта юнәлешне югалтмаска ярдәм итә. Үз тамырларыңнан өзелергә ирек бирми. Мәсәлән, күп якыннарын югалткан, МХОда һәлак булган улын җирләгән һәм язмыш сынауларын башын югары тотып күтәргән Расиха ханым Нәбиуллина бөтен туганы, балалары һәм оныклары өчен очрашу һәм аралашу урыны булган ата йортын ташлауны күз алдына да китерә алмый. Кәркәленең гасырлар дәвамында яшәячәгенә иманы камил аның. Биредә аның бөтен чире чигенә, биредә кендеге туган туфрагына береккән кәркәлелеләр  яшәү өчен көч ала. Бу уңышлы туфрактан. Кәҗә асраучы һәм төрле сортлы сырлар җитештерүче Рәсилә Сабирова да тормыш иптәше белән иске генә йорт сатып алган һәм аны танымаслык итеп үзгәрткән. Черегән идәннәрен алып ташлаганнар, нигезләрен бетонлаганнар, идән такталарын, тәрәзә, ишекләрне алыштырганнар, стеналарны тәртипкә китергәннәр, тәрәзәләргә җиңел челтәр элгәннәр һәм... рәхим итегез – кояш нурларында балкып торган биш почмаклы татар йорты яңа хуҗаларына хезмәттә!  Бәлки, беразга табигать белән бербөтен булырга, авыл тормышының бөтен рәхәтен татырга, иң шома, күпне күргән хайваннар – кәҗәләрнең яшәү рәвеше белән танышырга теләгән булачак туристларга да хезмәттәдер. Әйтәсе килгән сүзем шул: Кәркәленең үткәннәре җибәрергә теләми, бүгенгесе исә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра. Кәркәлелеләр моңа ышана, алар нәкъ шуны тели дә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев