Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Район мәдәният йорты режиссеры Эльвира Камалиева безгә үзенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләде

Эльвира Урыссуга биш ел элек күрше Башкортстаннан күченеп килгән. Һөнәре буенча ул икътисадчы, ә тормышы буенча актриса һәм җырчы.

Иҗатка мәхәббәтенең ташып торуын аңлап, Эльвира үз тормышын тамырдан үзгәртергә карар итә һәм, «Электросоединитель» җәмгыятенең хезмәт  икътисадчысы вазифасыннан китеп, район мәдәният йортына эшкә урнаша.  Аның иҗади юлы учреждениенең кино-видео бүлек методисты вазифасыннан башлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, икътисадчы булып эшләгәндә үк ул «Мелодия души» хатын-кызлар үзешчән вокаль ансамбленә кушыла (җитәкчесе Гүзәл Нигъмәтуллина). Бераздан Эльвира ансамбльдән китә, ләкин җырлавын дәвам итә.

Ел ярым методист булып эшләгәннән соң, аңа «Маски» студиясенең халык коллективы белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итәләр һәм озакламый район мәдәният йорты режиссеры итеп билгелиләр. Шулай итеп, аның иҗади эшчәнлеге үсеш баскычы буйлап күтәрелә башлый. Балалар белән дәресләр үткәрүдән тыш, Эльвира мәдәният бүлеге үткәргән район чараларына әзерлек эшләрендә дә катнаша. Ул алып баручы да, җырчы да. Күптән түгел район мәдәният йортында шатлыклы вакыйга булды - «Маски» театр студиясенең халык коллективы җитәкчесе һәм режиссеры Эльвира Камалиева республика бәйгесе лауреаты булды һәм грант отты.

Әлеге якты күңелле һәм талантлы хатын-кыз белән очрашкач, үзем дә сизмәстән анңардан агылган уңай дулкыннарга кушылдым. Сөйләшүебез бик җиңел һәм нәтиҗәле узды.

- Гранттан башлыйк әле. Бу эш ничек башланды?

- Проектны язарга мине район мәдәният йорты методисты, дустым Айгөл Хикмәтова этәрде. Ул миңа проектны әзерләүдә зур ярдәм күрсәтте. Шуңа күрә бу грантны без бергә оттык, дип әйтергә була. Грантның темасы – “Театр - күңел өчен ял”. Моннан тыш, мин наркотикларга каршы республика бәйгесендә катнаштым. Минемчә, һәр кеше үзе ничек яшәргә, кем белән аралашырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен үзе сайлый. Шуңа күрә «Син – үз тормышыңның режиссеры» темасы хәзерге җәмгыять өчен бик әһәмиятле һәм ул минем йөрәгемдәге хисләр белән аваздаш. Нәтиҗәне озак кына көткәннән соң, бары тик октябрь аенда гына бәйге һәм грант җиңүчеләре игълан ителде. Сөенечебезгә, алар арасында без дә бар идек.

- Ә иҗатка сез ничек килдегез?

- Иҗат мине бишектән үк озата бара. Мин музыкаль гаиләдә тудым. Иҗатка мәхәббәт каннан килә дисәң дә була. Әти-әниемнең һөнәрләре музыка белән бәйле булмаса да, әти гомере буе гармунда уйный, алар әни белән бергәләп җырлый. Әни балалар бакчасында эшли, әти химия заводында хезмәт куйды, хәзер инде лаеклы ялда. Шулай ук бертуган абыем Руслан, нефть өлкәсендә эшләсә дә, матур җырлый. Безнең хәтта бер уртак иҗади эшебез дә бар - бер җырның сүзләрен мин яздым, ул бу җырны башкарды. Урыссуга күченеп килгәч, район мәдәният йортында эшләп килүче «Мелодия души» хатын-кызлар вокал ансамбленә җырчылар җыюларын белдем һәм шунда ук “тыңлауга” бардым. Шулай итеп, мин җырлавымны дәвам иттем.

- Сезнең белемегез нинди?

- Мин Казан милли инновацион-технология университетын химия тармаклары буенча икътисадчы буларак тәмамладым. Хәзерге вакытта өстәмә белем алам - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә читтән торып социаль-мәдәни эшчәнлек менеджерына укыйм, бер үк вакытта «НАДПО» өстәмә белем бирү оешмасының «Мәдәни-массакүләм чаралар һәм театральләштерелгән тамашалар режиссурасы» белгечлеге буенча яңадан әзерлек узам.

- Нигә сез шунда ук иҗади юнәлешне сайламадыгыз, ә икътисадчы булырга укыдыгыз?

- Мин иҗатка күбрәк тартылдым, әмма әти-әнием белән киңәшләшкәннән соң, без бергәләп җитди һөнәр сайларга кирәк, дигән карарга килдек. Ләкин иҗат барыбер минем тормышымда калды. Бер мизгелдә мин икътисадчы булу мине рухландырмый икәнен аңладым, һәм мин үземне яраткан эшемдә сынап карарга булдым.

- Хәзер сез режиссер. Бу һөнәргә нинди сыйфатлар хас?

- Беренче чиратта, бу кешеләр белән уртак тел табу осталыгы. Аралашучанлык, максатчанлык, яңа һәр нәрсәне өйрәнергә теләк булу. Бернәрсәгә дә карамастан, бирешмәскә һәм ахырга кадәр барырга, чөнки кайвакыт кулдан эш төшкән вакытлар да була.

- Балалар белән дәресләр ничек уза, сез нәрсә эшлисез?

- Минем укучыларым дәрескә бик теләп килә. Дәресләр бер мизгел кебек уза. Без актерлык осталыгын, сәхнә сөйләмен өйрәнәбез, әкиятләр язабыз, фикерләүне үстерәбез, бәйрәмнәр алдыннан спектакльләрне кабатлыйбыз, хәзерге вакытта театр көненә әзерләнәбез. Мин балалар белән уртак телне җиңел табам, һәр балага шәхси якын килергә тырышам. Балаларны яратам, һәм алар моны сизә, безнең арада уртак мәхәббәт.

 - Ә барлык башлангычларда сезнең төп ярдәмчегез кем?

- Балачактан ук гаиләм мине һәрвакыт хуплады. Бабам минем турында аеруча кайгыртты. Хәзер иң зур ярдәмчем - кызым. Амалия бишенче сыйныфта укый, бик талантлы, матур итеп рәсем ясый. Минем кызым, әти-әнием, дусларым - миңа бирешергә рөхсәт итмәгән, алга барырга булышкан иң зур ярдәмеләрем.

Ышынабыз, ачык һәм эчкерсез Эльвира Камалиева, һичшиксез, тагын да зуррак уңышларга ирешәчәк. Аңа уңышлар һәм бәхет телик.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев