Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Районның бердәнбер яшелчә үстерүчесе

Ленар Кәлимуллин байтак көч-вакыт таләп ителүче тармакларның берсе — яшелчәчелекне сайлаган.

Фермер үз җир биләмәләрендә бәрәңге, аш чөгендере һәм кәбестә үстерү белән шөгыльләнә.

Әйткәндәй, әлеге эш белән тәүдә аның әтисе, дөресрәге әти — әнисе шөгыльләнгән. 1991 елга, илдә яңа гына җир реформасы кабул ителгән чорга туры килә бу. Шулай итеп, тәүдә бәрәңге турында. Зур ихтыяҗ белән кулланылган тамыразыкка Кәлимуллин 10 гектар җир бүлгән. Ике гектарда кәбестә һәм янә дә ике гектарда аш чөгендере үстерелә. 

— Кәлимуллин-районда яшелчәне ачык грунтта үстерү белән шөгыльләнүче бердәнбер кеше, — дип билгели район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов. — Өстәвенә, бары тик ул гына үз кырларында су сибү системасын куллана. Җирләрне сугаруны ул барабан тибындагы яңгыр машинасы белән башкара. Суны Дымка елгасыннан ала. Су сиптерү механизмы югары басым астында бара. Ягъни су агымы 15-20 метрга чыгарыла, бу су сибүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итә.

Гомумән алганда, фермер 140 гектардан артык җиргә ия. Быел ул соя белән арпа чәчүне планлаштыра. Әлбәттә, хуҗалыкта барлык кирәкле техника-тракторлар, йөк ташу машиналары бар. Әйткәндәй, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтүнең нинди төрләрен кулланасыз, дигән сорауга Кәлимуллин «әлегә лизинг, кредитлардан, субсидияләрдән ерак торам», дип җаваплады... Әлбәттә, мондый мәйданда авыл хуҗалыгы техникасыннан башка эшләп булмый. Шул ук бәрәңгене утырту, күмү, алу техника ярдәмендә башкарыла. Шулай да кул көче кулланмый да булмый. Бәрәңгене техника җирдән казып чыгара, ә җыю исә — кул белән. 

— Моны "Алтын мөгез"нең төп заказ бирүчесе таләп итә, — ди Ленар Кәлимуллин. — Техник урып-җыю вакытында сыйфат зарарлана-шактый бәрәңге бүлбесе киселә. Шуңа урып-җыю чорында эшчеләрне читтән җәлеп итәргә туры килә.

— Менә сез бу эшне әти-әниегез башлаганын әйтәсез, — дип мөрәҗәгать итәм фермерга. — Ә бүген алар әлеге шөгыльдән читләштеме? Яки ничек эшләргә кирәклеген өйрәтәме?

— Ничек инде, читләштеләр ди? — Ленар Хәмидулла улы елмая. — Бәрәңге алу чорында әнием барысын да тулысынча тикшерүдә тота — эшчеләр җибәрә, җитештерү гамәлен күзәтә…

— Ә сез нинди сортлар үстерергә яратасыз?

— Сатып алучылар ихтыяҗы булган һәм үстергәндә уңай нәтиҗә биргән конкрет сортларны күптән билгеләдек инде. Мисалга, кәбестә турында сүз барганда, соң өлгерә торган Золтан сорты. Яхшы саклана, искиткеч тәмле. Бәрәңгенең орлык чималы-Гала, чөгендернеке — Ронда. Сатып алучылар нәкъ шушы сортларны сорыйлар да инде. 

— Димәк, сез бу өлкәдә бердәнбер? 

-Нигә алай булсын? Районда бәрәңге үстерү белән башка беркем дә шөгыльләнми икән, бу әле көндәшлек юк дигән сүз түгел. Чынлыкта, көндәшләр күп, базар тулы. Ләкин без бу базарда үз урыныбызны яулый алдык. Продукциябез белән таныш кеше үзе үк килә һәм дә сатып ала.

Югыйсә, әти-әниләренең җирдә эшләгәндә шактый көч сарыф иткәнен күреп үскән яшүсмернең авыл хуҗалыгыннан читләшү ихтималлыгы да бар бит. Ә менә мәкаләбез каһарманы очрагында, барысы да нәкъ киресенчә. Үзе сөйләгәнчә, югары сыйныфларда укыганда ук аның барлык мәктәп каникуллары фәкать җирдә эшләп узган. Әти-әнисе кушуында түгел, ә үз теләге белән ярдәм иткән.

— Өйрәнелгәндер, мөгаен, — дип елмая ул. Күрәсең, бу миңа кан аша бирелгәндер. Балаларым да форсат чыккан саен ярдәмгә килә.
Фирүзә һәм Ленар Кәлимуллиннар ул-кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар инде аерым, мөстәкыйль тормыш көтә. Әмма уйларында һәрчак әти-әниләре янындалар. Әлегә фермерның оныклары юк.

— Мөгаен, тиздән безнең статус үзгәрер-хатыным белән әби- бабай булырбыз, — ди әңгәмә ахырында Ленар Кәлимуллин.
Районның танылган фермерлар нәселе артачак, дигән сүз бу!

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев